Суббота, 20.04.2024, 05:48
Приветствую Вас Гость | RSS

Мичанская СОШ

Меню сайта
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 139
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Сэламэт тормыш программасы

Саба районы Мичән урта мәктәбенең
 " С Ә Л А М Ә Т ТОРМЫШ” программасы.
 
Эчтәлеге:
1. Максаты
2. I бүлек. Режим буенча яшәү.
3. II бүлек. Туклану режимын төгәл үтә.
4. III Бүлек. Үзеңне киләчәк тормыш өчен әзерлә!
 5. IV Бүлек. Күңел ачулар һәм чаралар.
 
Программада:
 - Танып – белү һәм спорт – сәламәтлек эшчәнлеге.
- Спорт ярышлары.
- Җәйге сәламәтләндерү лагерында эшләнәсе эшләр.
 - Укучыларның гигиенасы һәм туклануы.
- Гаилә белән мәктәп арасында элемтә.
 
 Максаты: 1. Яшь буынны кече яшьтән үк физик яктан чыныктыру, сәләтләрен һәм көчләрен һәръяклап үстерү. 2. Һәр яшь кешене үз-үзеңне тәрбияләү белән шөгыльләнергә, 3. Сәламәтлеге турында даими кайгыртырга, сәләтен үстерергә, әдәпле, тәртипле, саф күңелле, рухи яктан гүзәл кеше булырга өйрәтү. 4. Һәр яшь кешедә рухи һәм физик ихтыяҗ тудыру. 5. Бүгенге катлаулы чорда укучыны тормышта үз урынын табарга, яшәргә өйрәтү.
 
I. Бүлек.  Режим буенча яшәү.
Көн – ул синең гомеренең бер кечкенә өлеше.
Үз-үзеңнедә һәркөн ихтыяр көче тәрбияләнә.
Юллары: Көн саен бер үк вакытта йокыдан тор. Саф һавада иртәнге гимнастиканы яса. Күңел сафлыгы белән өйдәгеләр белән, һәркем белән, һәркайда исәнләш, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр белән. Сәламәт буласын килсә - һәркем белән исәнләш. Мәктәпкә барганда олы кешене аның рөхсәтеннән башка узма. Фәннәр буенча тирәнтен шөгыльлән, матур әдәбиятны да даими рәвештә укып бар. Уенны эшеңнән аерма. Укуың – яхшы, ләкин иң әһәмиятлесе – эшлә. Гаиләдә синең үз вазыйфаларың булсын, аларны намус белән үтә. Барлык кешеләргә дә яхшы теләктә бул. Булдыра алганча кешеләргә булыш, бигрәк тә ярлыларга, авыруларга, мохтаҗларга, кыерсытылганнарга моны шатланып эшлә. Үзендә комсызлык, ялкаулык, үз-үзеңнән канәгатьлелек, курку, икейөзлелек, горурлык кебек сыйфатларны җиң. Кешеләргә ышан һәм аларны ярат.Аларга гаделсез булма һәм алар турында начар фикерләрне йөрәгеңә якын алма. Башыңны авыру, үлем, сырхау кебек уйлардан арындыр, бу – синең җиңүең. Үзеңне чолгап алган табигатьне ярат. Тирә - юньгә төкеренмә- бу синең сәламәтлегең. Табигатьтә үз урыныңны тап. Синең урыныңны беркем дә алмаган, һәм ул бернинди акчалар белән дә алына алмый, бары тик тырышырга, үз –үзең өчен көрәшергә генә кирәк. Табигать белән аралашу сине рухи яктан баетыр , фикерләү сәләтеңне үстерер. Әлеге эш тәҗрибәсен башкаларга да сөйли һәм ярат. Бу вакытта мактанма һәм үзеңне башкалардан өстен куйма. Тыйнак бул.
 
II. Бүлек. Туклану режимын төгәл үтә.
1. Үзең "яраткан” әйберләрне генә түгел, бәлки сәламәтлек өчен файдалы, витаминнарга бай төрле – төрле ашамлыклар ашарга тырыш. Баллы әйберләрне күп ашама. 2. Көнлек ризыкның күләме, эчкән суны да кушып исәпләгәндә, 2,5 – 3 кг.нан артмаска тиеш. Шуның : - 600 г – иртәнге аш - 1000 г – төшке аш - 300 г - әбәт - 500 г – кичке аш тәкил итәргә тиеш.Бу ашамлыкларга ипи керми. 3. Алкоголь кулланма һәм тәмәке тартма. Исеңдә тот: үсеп килүче яшь организмның шул ике явыз дошманы бар. Тәмәкене агулылыгы ягыннан синиль кислотасы белән чагыштыралар. Бу кислотаның 1 тамчысы 15 секунд эчендә кешене үлемгә китерә. Тәмәке составындагы бер тамчы никотин хәтта атны үтерә. Әгәр кеше рәттән 25 папирос тартса, 15 секундтан соң һәлак була. Беркайчан да тәмәке тартырга өйрәнмә, тартасың икән бу начар гадәтне һич кичекмәстән ташла. Аракы организмга үтергеч тәсир итә, үзендә хисапсыз күп төрле мәкер саклый. Аракыга чылатылган үсемлек орлыгы шытмый, шул ук вакытта фәнгә фиргәвеннәрнең таш каберендә 3 мең ел элек бодай бөртекләренең шытым бирүе дә яхшы билгеле. Шуңа күрә алкогольле эчемлекләрнең хәтта тәмендә татып карама. 4. Туклануны дөрес оештыру кешенең физик һәм акыл үсеше өчен иң кирәкле шарт булып тора. Туклану режимының булмавы баш миенең бик күп функцияләрендә чагыла.
 
III. Бүлек.Үзеңне киләчәк тормыш өчен әзерлә!
 Көчле, нәфис, җитез һәм чыдам бул. Иртәнге гимнастика көндәлек ихтыяҗыңа әйләнсен. Нинди яшьтә һәм җенестә булуына карап комплекс төзе, нагрузканы дөрес билгеләргә өйрән, күнегүләрне кирәкле тәртиптә чиратлаштыра бел. Физик күнегүләр комплексын әледән - әле алыштырып тор, авырлыгын әкренләп арттыра бар. Спорт секцияләре занятиеләренә системалы йөр. Елына 2 тапкыр врач белән киңәшергә кирәклеген онытма. Ерак походларда бул, прогулкада йөр. Төрле ярышларда һәм хәрәкәтле уеннарда актив катнаш. Тәнәфесләрдә мөмкин кадәр күбрәк йөрергә тырыш, хәрәкәтле уеннар уйна, бие, ә звонок булыр алдыннан тыныч кына ял итеп ал. Үз организмыңны чыныктыру белән даими шөгыльлән, чыныгу кан әйләнешен яхшырта, нерв системасын ныгыта, матдәләр алмашын нормальләштерә. Никадәр иртәрәк чыныга башласаң, шулкадәр сәламәтрәк булырсың. Яхшы булсын өчен көн саен салкын табигый суда коен. Кайда коена алсаң, шунда коен: күлдә, елгада, мунчада, душта. Эссе су белән юынуны салкын су белән төгәллә. Коеныр, юыныр алдыннан табигатькә чык, яланаяк бер генә минутка булса да, җиргә, кышын карга басып тор. Авыз аркылы берничә тапкыр тирән сулыш ал һәм эчтән үзеңә һәм барлык кешеләргә сәламәтлек телә. Сын – гәүдә үсү процессында формалаша. Шуңа күрә сыныңны дурес тот, гәүдәнең торышына әледән-әле көзгедән карап контроль яса. өс һәм аяк киемнәреңне дөрес сайла. шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтә: кулларың, киемең чиста булсын, кул һәм аяк тырнакларыңны кисеп тор, аягыңны көн дә юып сөлге белән ышкып сөрт, оек һәм өсбашларыңны көн аралаш алыштыр, чәчеңне чиста йөрт, йөткергән-төчкергән чакта авыз-борыныңны кулың белән капла, тешеңне иртән һәм кичен паста белән чистарт, өс һәм аяк киемеңне көн саен чистартып тор. Кер юа һәм үтекли, оекбаш ямый, төймә тага бел. һәрьяклап үскән, югары идеаллар белән яшәүче кеше булырга теләсәң, сиңа музыка белән дә шөгыльләнергә вакыт табарга кирәк. Музыкаль зәвыгыңны үстерү өчен, сәнгать дөньясы белән аралаш, үзешчән сәнгатьтә актив катнаш. Белемеңне, рухи байлыгыңны арттыруга сиңа телевидение ярдәм итәр. Тапшыруларның кирәген сайлый бел. Яшенә карап – 1 сәг, 1,5 сәг һәм 2 сәг кара.Экраннан 2 метрдан да якын, 5 метрдан да ерак утырма. Көндәлек режимны үтәргә омтылганда, вакытка буйсынмаска, киресенчә, аның белән үзең идарә итәргә тырыш. Моның өчен көнеңне "фотога төшереп " кара: бер бит кәгазь ал да аның сул ягына бүген башкарган барлык эшләреңне, хәтта иң кечкенәләрен дә язып чык, ә уң ягында һәр эш өчен сарыф ителгән вакытны минутына кадәр төгәллек белән күрсәт. Кичен әлеге "фотографиягә” карап, вактыңны кайда һәм кайчан әрәмгә узуын билгелә. Бу сиңа вакытыңныэ кадерен белергә һәм аны дөрес планлаштырырга ярдәм итәр.
 
 IV. Бүлек. Күңел ачулар һәм чаралар.
 
 
 

чара

вакыты

1. Спорт – сәламәтлек көннәрендә актив катнашу. Ай саен
2. Республика-күләмендәге спорт һәм сәламәтлекне прпогандалау акцияләрендә катнашу. План буенча
3. Экология походлары оештыру: әйләнә-тирә табигатьне өйрәнү( чишмә, елгачык, ерганакларны билгеләү, чишмәләрне чистарту рейдлары, поход карталарына яңалыклар кертү). Май
4. Мәктәп яны тәҗрибә участогын гөлбакчага әверелдерү, һәр класс чәчәк клумбасын карап үстерү Ел дәвамында
5. "Экологик сукмак” буйлап экскурсияләр оештыру. Май – Сентябрь
6. Урманчылыкка ярдәмгә "Күркә”, "Туган ягым – яшел бишек” операцияләрен уздыру: - күркәләр җыю - урман полосаларын утырту - кошларга оялар ясау - урманнарны чистарту - уранчылыкка төрле агач-куак орлыкларын әзерләү. Ел дәвамында
7. Авылларда "Үрнәк бакча”, "Иң чиста урам” конкурсларын уздыру. Йомгаклауны нәтиҗәле оештыру. Октябрь
8. өлкән яшьтәге карт-карчыкларның бакчаларын чистарту, яшелләндерү. "Янәшәдә ветеран яши” операцияләре үткәрү. Даими
9. Безнең якта сирәк очрый торган үсемлек һәм хайваннарның исемлеген булдыру. Ел дәвамында
10. Һәр эшләгән эшкә фото, мәкалә, презентация, видеокассеталар туплау һәм аларны вакытлы матбугатта чагылдыру. Регуляр
11. Нормативларны тиешле дәрәҗәдә тапшыруга ирешү План буенча.
12. Спорт түгәрәкләренә йөрү. Спорт түгәрәкләренә йөрү.
13. Мәктәптә төрле спорт ярышларын уздыру, районда узган ярышларга команда кую, җиңүчеләрне бүләкләү План буенча.
14. Балалар өчен милли бәйрәм "Сабан туе” уздыру, мәктәп "батырларын” билгеләү. Май
15. Үзеңне чыныктыру, киләчәк тормышта сәламәт яшәеш рәвешен алып бару өчен әзерләү Регуляр
16. Һава, сулыклар, чишмәләрнең чисталыгына район СанПин белән берлектә анализ ясау. План нигезендә.
 
Сәламәт тормыш программасы.
I.Танып – белү һәм спорт – сәламәтлек эшчәнлеге

Эшләнәсе чара

Эшләү формасы

Кайда үткәрелә

Җаваплы кешеләр

1. Медосмотрлар уздыру. Медицина тикшерүе Мәктәптә Врачлар
2. Укучыларның зарарлы гадәтләргә мөнәсәбәтен билгеләү. анкета классларда Класс җитәкчеләре
3. Яңа уку елына сәламәтлек программасын булдыру. педсовет Методик кабинет Мәктәп дирекциясе
4. Зарарлы гадәтләргә каршы класстан тыш эшләр: тәмәке тартуга каршы; алкоголь куллануга каршы; наркомания һәм токсикоманиягә каршы. симпозиум классларда Класс җитәкчеләре
5. Классларда, мәктәптә дәресләрдә, укучыларның сәламәтлеген яхшырту буенча эш алып бару. Иртәнге физзарядка, физкультминут Спортзал классларда Физрук инстурукторлар, фән укытучылары
6. Мәктәп укучыларын спорт түгәрәкләренә тарту. Сыйныф сәгате спортзал Класс җитәкчеләре
7.
Сәламәт яшәү рәвешен яктырту: лекцияләр медработниклар белән очрашу спортчылар белән очрашу стендлар булдыру экскурсияләр
Ата-аналар җыелышлары, сыйныф сәгатьләре, кичәләр культпоход Мәктәптә Класста Казан Врачлар. Класс җитәкчеләре. Күренекле спортчылар. Физкультура укытучысы
 
II. Спорт ярышлары.
1.
Көзге йөгерү ярышлары
Спорт календаре нигезендә
стадион
Физкультура, ОБЖ укытучылары, кл.җитәкчеләре
2.
Баскетбол ярышы.
Спорт календаре нигезендә
спортзал
Физкультура, ОБЖ укытучылары,
3.
Волейбол ярышы
Спорт календаре нигезендә
спортзал
Физкультура, ОБЖ укытучылары,
4.
Чаңгы ярышлары
Спорт календаре нигезендә
Кышкы трасса
Физкультура, ОБЖ укытучылары,
5.
"Ягез әле, егетләр!” уен – бәйгесе.
Февраль
спортзал
Физкультура укыт Пед. – организатор ТЭ буенча д/у
6.
"Әти һәм ул, спортчы бул!” конкурс бәйге.
Күңелле стартлар
спортзал
Физкультура укыт Пед. – организатор ТЭ буенча д/у
7.
"Әти һәм мин – спортсмен!” ярышлары.
Күңелле стартлар
спортзал
Физкультура укыт Пед. – организатор ТЭ буенча д/у
8.
"Ягез әле, кызлар!” конкурсы.
Уен бәйге
спортзал
Физкультура укыт Пед. – организатор ТЭ буенча д/у
9.
Оборона һәм спорт айлыгы
Ярышлар зачетлар
Стадион спортзал
Физкультура укытучысы
10.
Язгы йөгерү ярышлары.
Календарь буенча
стадион
Физкультура укытучысы
11.
"Балалар Сабантуе!”
Милли уеннар
стадион
Мәктәп коллективы
12.
Походларга чыгу.
турпоход
Табигатьтә
География укыт
Кл.җитәкчеләре
III. Җәйге сәламәтләндерү лагерында эшләнәсе эшләр.
1. Су белән чыныктыру. Ачык бассейнда елгада Физкультура укытучысы
2. Кояш һәм һава ваннасы алу Табигатьтә һавада Табигатьтә Тәрбиячеләр
3. Ялан аяк йөрү белән чыныгу Организмны чыныктыру Табигатьтә Тәрбиячеләр
4. Дару үләннәре җыю. экскурсия Урманда, болында, бакчада Биолог
5. Хезмәт белән чыныгу. Практика календары буенча Бакчада, гаиләдә, хуҗалыкта Биолог әти- әниләр
IV. Укучыларның гигиенасы һәм туклануы.
1.Мәктәптә укучыларның туклану һәм гигиена таләпләренә җавап бирерлек шартлар тудыру.
2.Ашханәдә туклану буенча көндәлек менюны витаминлы ризыклар белән тулыландыру, кайнар аш белән тәэмин итү.
3.Мәктәп эчендәге кабинетларны, спортзалны даими чиста тоту, юып чыгару, җилләтү.
4.Кабинетларда мәктәп инвентарларын санитария – гигиена һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килерлек итеп комплектлауга ирешү: яктылык режимын җылылык режимын буяу төсләрен дөрес сайлау.
5.Сәламәтләндерү сәгатьләрен көн уртасында үткәрүгә ирешү.

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz