Четверг, 18.04.2024, 07:59
Приветствую Вас Гость | RSS

Мичанская СОШ

Меню сайта
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 139
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

МО учителей математики, физики, информатики

Тема МБ с 2004 года:
"Единый государственный экзамен - современный подход к оценке качества физико-математической подготовки".
 
Список учителей математики, физики и информатики.
№ п/п
Ф.И.О.
Дата рождения
образование
стаж работы
категория
курсы повышения
год послед.аттестации
след.аттестация
методическая тема
Награды
 
1.
Миннебаева
Альфира
Давлетгараевна
14.10.1956
высшее
КГПИ
1977 г.
32
I
2006
математика
2007
2012
Развитие творческих способностей учащихся на уроках математики при помощи внеклассных работ.
Почетный работник общего образования РФ
 
2.
 
 
 
Нургалиева
Саунария
Хабировна
 
12.07.1956
 
высшее
КГПИ
1980г.
36
I
2006
математика
2007
2012
Выявление и развитие математических и творческих способностей учащихся
Почетный работник общего образования РФ
 
3.
 
Сабирзянова
Финя Магруфовна
29.01.1970
 
Высшее
КГПИ
1992
17
I
2007
физика
2008
 2013
Развитие творческих способностей и активности учащихся на уроках физики.
Грамота РОО
"Учитель года".
 

Олимпиада нәтиҗәләре турында белешмә.

елы

фәне

класс

укучы

урыны

укытучысы

2001/2002

физика

10

Шайдуллина Алинә

II

Сабирзянова Ф.М.

2006/2007

математика

 

10

Файзрахманов Илфир

III

Нургалиева С.Х.

2006/2007

физика

 

10

Файзрахманов Илфир

IV

Cабирзянова Ф.М.

2007/2008

математика

11

Файзрахманов Илфир

III

Нургалиева С.Х.

2007/2008

математика

7

Харисова Назлыгуль

III

Миннебаева А.Д.

2008/2009

математика

8

Харисова Назлыгуль

IV

Миннебаева А.Д.

2008/2009

физика

9

Аглиева Ландыш

IV

Cабирзянова Ф.М.

                 Работа на тему: « Пограничные области химии : биофизика, бионика» ( на татарским языком)
                                  Выполнила: Фасхутдинова Альбина Хайдаровна ученица 9 класса 
                                  Руководитель: Сабирзянова Финя Магруфовна учительница физики и информатики 
 Физика фәненә багышланган кичәдә укытучы апабыз биофизика, биохимия, бионика фәннәре турында, бу фәннәрнең практик әһәмияте турында сөйләде. Кичәдә физика фәненең башка фәннәрне үстерүдәге роле, терек табигатьне өйрәнүдә физик методларның әһәмияте күрсәтелә. Чарага хәзерлек алдан башлана. Кичәнең темасын, укучылар өчен китаплар исемлеген күрсәтелә, укучыларга төрле сораулар тәкъдим ителә. Кичә уздырыласы бүлмәгә стендлар, махсус чыгарылган бюллетеньнәр эленә. Чарада катнашу өчен без махсус комиссия каршында "имтихан” бирдек.
Имтихан өчен түбәндәге сораулар тәкьдим ителә:
               1. Кеше организмындагы рычагларны санагыз.
               2. Тиз хәрәкәтләнгәндә кайбер балыклар йөзгечләрен җыялар. Бу ни өчен эшләнә?
               3. Казлар һәм үрдәкләр ни өчен як – якка янтаеп йөриләр?
              4. Кеше организмындагы нинди насосларны беләсез?
              5. Суүсемнәрнең сабагы каты булмаса да ярыймы? Ни өчен?
              6. Ни өчен тауларда кешенең буыннары бик тиз таеп чыга?
             7. Су кошларының каурыйлары суга чыланмавын ничек аңлатырга?
             8. Кошларның мамыгы, хайваннарның йоны, кешенең киеме организмны салкыннан ничек саклый?
            9. Резина һәм синтетик материалдан эшләнгән киемнә җылы алмашу процессына ни өчен тоткарлык ясыйлар?
           10. "Балык кебек телсез” дип сөйләү дөресме?
           11. Сохари кимерүче кешегә күршесендәге сохари кимерүчегә караганда үзе тавышны ныграк чыгарган кебек ишетелә. Ни өчен шулай?
            12. Электрлы балыклар турында нәрсәләр беләсез? 13. Биониканың символы – интеграл белән тоташтырылган скальпель һәм паяльник. Моны ничек аңлатырга? Сорауларга уңышлы җавап биргән укучы кичәдә катнашты.
Биофизика – тере организмнарда була торган физик һәм физико – химик күренешләр, тере организмнарга физик факторларның тәэсире турындагы фән. Барлык тере организмнар да физик һәм химик законнарга буйсына торган атом һәм молекулалардан торалар. Шуңа күрә биологик процессларны тирәнрәк өйрәнү өчен хәзерге биологиядә физика һәм химия кебек төгәл фән методлары белән эш итәргә кирәклеге ачыкланды. Хәзер сүз шул турыда барачак. Терек табигатьтә физик закончалыклар бик зур роль уйныйлар. Мәсәлән, хайваннарның хәрәкәт органнарын механика законнарына бәйләп өйрәнергә, организмда җылылык алмашуны парга әйләнү процессларына, җылылык изоляциясенә бәйләп анализларга, тавыш чыгару, ишетү һәм күрү органнарының эшен дә физикага бәйләп аңлатырга мөмкин. Терек табигатьтә гидростатик аппаратларның булуы бик кызыклы. Наутилус моллюсклары, мәсәлән, берничә камерадан торган кабырчык эчендә яшиләр. Бер камерасында моллюск үзе тора, ә калганнарына газ тутырылган була. Су эчендә тирәнгәрәк төшү өчен моллюск газ камерасына су кертә, кабырчык авырая һә аска төшә башлый. өскә күтәрелү өчен ул газ ярдәмендә суны кысып чыгара. Кабырчык җиңеләя һәм өскә күтәрелә. Су хайваннары һәм үсемлекләр өчен суның этеп чыгару көче гаять зур роль уйный. Суныж этеп чыгару кцче булганга, су хайваннарына зур массалы скелетның, суүсемнәргә ныклы сабакның кирәге юк. Тере организмнарның күбесендә гади механизмнар очратасың. Мәсәлән, кеше һәм хайваннарның скелетында 200 дән артык рычаг бар. Чөй, авыш яссылык кебек гади механизмнарны да күп табарга мөмкин. Күп кенә балыкларның баш формасы чөйгә охшаш. Мондый форма аларга тизрзк хәрәкәт итәргә булыша. Тере организмнарда матдәләр алмашы күпчелек очракта диффузия күренеше аркасында була. Җылыүткәрүчәнлек күренешенә дә терек табигать яхшы ярашкан. Кортлар, мәсәлән, кәрәзнең кырый ояларына бал тутыралар, ә уртадагы ояларга личинкалар урнаштырыла. Бал һәм балавыз җылылыкны начар уздыра. Личинкалар үсү өчен уңай шартлар туа. Бик күп балыкларларның электр органнары бар. Бу органнар батарея хезмәтен үти. Алар шактый зур микьдарда потенциаллар аермасы тудыра. Кайбер балыкларда ул, әйтик, Нил елгасында яши торган җәендә 350В , ә электрофорус балыгында 500 волтька җитә. Мондый балыклар электр ярдәмендә азык табалар һәм дошманнардан сакланалар. Электр органнары аларга локация системасы булып та хезмәт итә. Тере табигатьтә люминесценция күренеше дә еш очрый. Мәчеләрнең, сарыкларның, атларның күзләре төнлә дә ялтырап күренә. Кайбер бактерияләр йогынтысы астында черек агачлар да яктылык чыгара. Диңгез төпләрендә яктылык чыгара торган селәүчән, моллюск һәм башка бөҗәкләрне күрергә мөмкин. Бу мисаллар физик закончалыкларның терек табигатьтә нинди роль уйнавын күрсәтә. Үсемлекләрне һәм хайваннарны физик ысуллар белән тикшерәләр. Мәсәлән, терек табигатьне өйрәнүдә ионлы нурланыш һәм радиоактив изотоп ("тамгалы атомнар”) алымнары киң кулланыла. Атом – төш реакциясе вакытында барлыкка килгән нурларның җисем аркылы үтеп керү сәләте күптәннән билгеле. Тукыманың тыгызлыгына карап, бу нурлар организмда төтөрлечә йотылалар. Авыл хуҗалыгында бу алымны куллану уңай нәтиҗәләр бирә: нурландырылган чәчү орлыкларының тишелүе яхшыра, уңышы күбрәк була. Радиоактив изотопның атомнары чыгарган нурланышны да күп кенә максатларда файдаланалар. Тере организмда нур чыгаручы изотоп атомнарын – "тамгалы атомнар”ны сизгер приборлар ярдәмендә күзәтеп була. Биологиядә "тамгалы атомнар”ны куллану өлкәләре: 1) хайваннарның ничек таралып урнашуларын өйрәнү ; 2) хайваннарда һәм үсемлекләрдә матдәләр алмашуын һәм аның тизлеген өйрәнү; 3) биологик сыеклыкларны өйрәнү; 4) тукымаларда төрле матдәләрнең туплануын өйрәнү. Биологиядә шулай ук рентгеноструктуралы анализ методы да киң кулланыла. Бу очракта Рентген нурлары, тукыманың атомнары аркылы үтеп, дифракция күренеше тудыралар. Дифракция күренешенә карап тукыманың төзелешен, структурасын ачыкларга мөмкин. Организмнарның биопотенциалын өйрәнү методы да практикада еш кулланыла. Тукыманың күзнәгендә һәм аның тышында уңай һәм тискәре ионнарның концентрациясендәге аермага бәйле рәвештә барлыкка килгән потенциаллар аермасы биопотенциал дип атала. Аерым күзәнәкләрнең биопотенциаллары кушылып, гомуми потенциаллар аермасы барлыкка китерәләр. Аның зурлыгы үзгәрү махсус законга гына буйсына. Биопотенциалларны берничә төркемгә бүләләр. Тере организмның матдәләр алмашы төрлечә бара торган ике өлкәсе арасында хасил булган потенциаллар аермасын бер төркемгә кертәләр. Мәсәлән, күзнең мөгез катлавының капма – каршы өслекләре, үсемлекнең сабагы һәм тамыры арасындагы потенциаллар. Икенче төркемгә исән һәм зарарланган күзәнәкләр арасындагы потенциал керә. Гадәттә, зарарлы күзәнәк тискәре корылган була. Өченче төркем – хәрәкәт потенциаллары. Бу очракта тукыманың тәэсирләнгән өлеше белән тәэсирләнмәгән өлеше арасында потенциаллар аермасы барлыкка килә. Биопотенциалларны өйрәнеп, организмдагы процессларны ачыкларга мөмкин. Биопотенциалларны өйрәнү өчен физик приборлар: гальвонометр, осциллограф һ.б. кулланыла. Гальвонометр кулланганда тере организм ток чыганагы ролен үти. Гальвонометр ток зурлыгын күрсәтә. Осциллограф кулланганда осциллограф экранындагы картинага карап, организмның хәле турында фикер йөртәләр. Соңгы вакытта электрон – микроскоп ярдәмендә тере организмнарны өйрәнү киң таралды. Бу микроскоп ярдәмендә эре молекулаларны, вирусларны, күзәнәк төзелешен күрергә дә, фотога төшерегә дә була. Медицинада физик методлар куллану. Медицинаны физикадан башка күз алдына да китерп булмый. Терапевт кабинетын гына алып карыйк. Кешенең иң мөһим организмы – йөрәк – табигый насостан гыйбарәт. Аның ритмлы эшләвен тыңлау өчен махсус прибор – фонендоскоп кулланыла. Фонендоскопның эшләве резонанс күренешенә нигезләнгән, һәм ул йөрәк тибешен ишетергә мөмкинлек бирә. Йөрәкнең "тавышына” карап, аның ничек эшләве турында фикер йөртәләр. Соңгы вакытта йөрәк һәм үпкәнең эшләвен магнитофон язмасына да яздыралар. Йөрәкнең эшчәнлеген тикшерүче тагын бер прибор – фонокардиографның эшләве дә физикага бәйле. Йөрәктәге тавыш һәм механик тирбәнүләрне бу прибор электр тирбәнешләренә әйләндерә һәм махсус кәгазьгә язып бара. Кешенең физик халәтен ачыклауда кан басымының зурлыгын белү бик мөһим. Бу эшне тонометр дигән прибор башкара. Үпкә һәм йөрәкнең эшчәнлеген, сөякләрнең исәнлеген тикшерү өчен физиклар медицинага Рентген аппараты тәкъдим иттеләр. Бу аппарат ярдәмендә эчке органнарны турыдан – туры күзәтергә дә (рентгеноскопия), пленкага рәсемен төшереп алырга да ( рентгенография) була. Соңгы вакытта медицинада организмның төрле өлкәләрендәге потенциаллар аермасын үлчәү юлы белән кешенең халәтен ачыклау методы киң таралган. Электродларны кайда урнаштыруга карап, йөрәкнең биопотенциалын ( электрокардиография), мускуллар һәм нерв системасының ( электромиография), баш миенең (электроэнцефалография) биопотенциалларын язып була. Авыруларга диагноз кую өчен радиоактив изотоплар методы да киң таралган. "Тамгалы атомнар”авыру урыннарга (бөер, бавыр, баш миенә) тупланып, билгесез авыруны табарга булышалар. Колак, тамак төбе, күз һ.б. органнарны тикшерү өчен оптик приборлар кулланыла. Эндоскоп дип аталган бик кечкенә оптик прибор ярдәмендә үңәчне, ашказанын һ.б. эчке органнарны тикшерәләр. Эндоскопның күрсәтүен экраннан карарга яки фотопленкага төшереп алырга була. Ярымүткәргечләр техникасының алга китүе аларны медицинада кулланырга мөмкинлек бирде. Организмга ярымүткәргечләрдән эшләнгән датчиклар кую юлы белән температураны , басымны, ашказанындагы ачылыкны билгеләп була. Физик методлар диагностикада гына түгел, дәвалау өчен дә кулланыла. Мәсәлән, даими һәм алмаш ток, югары ешлыклы токлар ярдәмендә нерв системасын дәвалыйлар, ультрамиләүшә нурлар белән организмны чыныктыралар, бактерияләрне юк итәләр. Кайбер шешләрне радиоактив изотоплар белән дәвалыйлар. Рентген һәм гамма – нурлар яман шешләрне дәвалаганда кулланыла..
Бионика. "бионика" термины ике сүздән - "биология" һәм "техника"дан тора. Бионика - (инглиз теленнән тәрҗемә – «биомиметика») – табигатьтәге кыйммәтле идеяләрне алу һәм аларны конструкторлык яки дизайнерлык максатларда тормышка ашыру юлы белән фәнни – технологик юнәлеш бирү.
Тере организмнарның хәрәкәт принцибын техникада файдалану. Хайваннарның хәрәкәтләнү алымнарын өйрәнү инженерларга күп кенә файдалы механизмнар тудырырга ярдәм итте. Мәсәлән, снегоход "Пингвин” пингвиннарның йомшак кардан йөрү хәрәкәтенә нигезләнеп эшләнгән. Машина йомшак карга "түше” белән ята да "аяклары” ярдәмендә алга этелә. Көнгерә кебек сикереп хәрәкәтләнә торган тәгәрмәчсез автомобиль юлсыз җирдә дә яхшы йөри. Җир казый торган машиналарның эшләү принцибы да терек табигатьтән күчереп алынган. Мәсәлән, җир астыннан юл ясый торган "тимер краб” дип аталган машина шундыйларның бер мисалы.
Диңгез судноларының суга батып торган өлеше хәрәкәт вакытында, бигрәк тә зур тизлекләрдә, каршылык көче тудыра һәм двигательнең күәтен киметә. Су хайваннарының хәрәкәт алымнарын өйрәнү экономияле суднолар төзергә ярдәм итә. Япониядә, мәсәлән, кит формасында эшләнгән океан судносы шундый ук сыйдырышлы башка суднолардан 25 % ка эклнлмиялерәк. Тиз йөрешле тунец балыгына охшаш. Америка су асты көймәсе дә гидродинамик сыйфатлары ягыннан башка су асты көймәләреннән күп тапкырлар өстен. Зур тизлекле дельфиннарның хәрәкәтләрен өйрәнеп, немец инженеры М.Крамер махсус судно төзи. Судноның корпусын дельфин тиресенә охшатып эшләү тизлекне ике тапкыр арттырыга мөмкинлек биргән.

Инженерлар өчен кальмар моллюскысының хәрәкәте гаять кызыклы. Аның хәрәкәте реактив хәрәкәткә нигезләнә. Суны артка ыргытып, ул сәгатенә 70 км/сәг тизлек белән йөри. Шул ысул белән ул меңнәрчә километр юл үтә. Зур тизлек белән су астыннан атылып чыга һәм су өстеннән 7 – 10 м биеклектә 50 шәр м очып бара. Кальмарның гәүдә төзелеше, гидродинамик формасы су эчендә маневрлар ясау өчен уңайлы. Шуңа күрә дә аны "тере торпеда” дип атыйлар.
Кошларның, ярканатларның һәм бөҗәкләрнең очуын өйрәнү кешенең һавада очу хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек биргән. Леонардо да Винчи кош кебек канатларын җилпеп хәрәкәтләнә торган очу аппаратлары схемасы ясап калдырган. Кош канатының камиллегенә сокланмый мөмкин түгел. Ныклыгы һәм җиңеллеге белән бу табигый конструкция инженерлар өчен бер могҗиза. Кузгалмас канатлы самолетлар ясаганчы А.Ф.Можайский да кошларның төзелешен җентекләп өйрәнә. Шуннан башланган самолет төзү техникасы хәзер гаять алга китте. Кешенең акылы һәм куллары тудырган хәзерге һава лайнерлары кошлардан биегрәк, тизрәк һәм ераграк очалар. Ләкин экономиялелеге ягыннан самолетлар кошлардан артта калалар.мәсәлән, аистның очу аппарары хәзерге Ил – 18 яки Ту – 144 самолетыннан 10 тапкыр экономиялерәк. Димәк, кошлардан әле күп нәрсәләргә өйрәнәсе бар. Авиациядә флаттер дигән зарарлы күренеш бар. Бу күренеш самолет очканда аның канатларының кирәксез тирбәнешләр ясавыннан гыйбарәт. Бу вибрацияне бетерү өчен дә терек табигатьне өйрәнергә кирәк була. Чикерткәнең канат төзелешен өйрәнү нәтиҗәсендә чикерткә канатының алгы өлешендә махсус калынаю барлыгы ачыклана. Самолет канатына шундый ук үзгәреш кертү флаттер күренешеннән котылырга мөмкинлек бирә. Терек табигатьтә локация күренеше. Терек табигатьнең гаять сизгер "радар”ларын өйрәнү локация системасын камилләштерергә мөмкинлек бирә. Күп кенә балыклар үзләреннән түбән ешлыклы электр импульслары чыгаралар. Ул тирбәнешләр балыкларга навигация өчен яки дошманнарыннан сакланырга булыша. Әйтик, Африкада Нил елгасында яши торган мормирус балыгы койрык өлешенә урнашкан "радар”ыннан 100 Гц ешлыклы электр сигналлары җибәрә. Бу сигналлар әйләнә - тирәдәге каршылыктан яки якындагы ерткыч балыклардан кире кайтып, балыкның электр кырында үзгәреш тудыра һәм аның сыртында урнашкан нерв үзәкләре электр кырының аз гына үзгәрүен дә бик тиз сизә. Африка елгаларында еш очрый торган ерткыч балык гимнарх электр импульслары чыгарганда үзе электрлана: койрыгы тискәре корылма белән, ә башы уңай корылма белән корыла. Мондый дипольнең электр кыры икенче балык якын килгәндә үзгәрә башлый. Аз гына үзгәрүләрне дә гимнархның электрорецепторлары сизеп алалар һәм якынаючы балыкка һөҗүм оештыралар. «Бионика», 50x38см., дерево, левкас, камни, раковины. Һава торышын "әйтеп бирә”торган хайваннарның барлыгы да билгеле. Күзәтүләр медузаның андый сәләте барлыгын ачыклады. Шторм башланганчы 10 -15 сәгать элек диңгездә инфратавыш тирбәнешләре башлана. Бу тирбәнешләр медузаның тигезлек саклау органнары тарафыннан кабул ителә һәм ул саклану чаралары күрә башлый. Медузаларны өйрәнү инженерларга шторм якынайганын хәбәр итүче прибор ясарга мөмкинлек бирә. Терек табигать һәм архитектура. 1889 нче елда Эйфелевой башнясының сызымы төзелә. Бу сызым бионикада инженерлык буенча беренчеләрдән була.
Эйфелевой башнясы конструкциясен швейцария профессоры анатомик Херман фон Мейера төзи. 40 ел эчендә профессор сөяк структурасын инженерлык эшендә куллана. Кешелек җәмгыятендә дә, терек табигатьтә дә төзелеш эшләре бер принципка нигезләнгән: ныклык һәм экономиялелек. Архитекторлар бу принципка терек табигатьтән өйрәнәләр. Польша архитекторы А. Карвовский, мәсәлән, төзелештә бал кортлары тәрибәсеннән файдалана. Кәрәз ячейкасы – 6 кырлы фигура формасындагы корылмалар төзелешне ныклырак һәм экономиялерәк итә. Үсемлекләрнең күзәнәкләре эчендәге басымның вакыты белән күп тапкырлар зурая алуы беленгән. Мондый басым булу үсемлекләргә могҗизалар тудырырга булыша. Үсемлекләрнең асфальтны тишеп чыкканын күргәнебез бар. Бу вакытта кояшка һәм һавага омтылган үсемлек күзәнәкләрендәге басым 100 әр атмосферага җитә. Тере организмнарның күзәнәкләре эчендәге басым аркасында тукыманың ныгуы –тургор күренеше хәзер төзелештә файдаланыла. Инженер Л. Арсеньев, мәсәлән, стенасына һава өреп тутырыла торган биналар проектын эшләде. Табигатьне өйрәнү бөгәрләнгән агач яфрагы формасындагы күпер, диңгез кабырчыгы формасындагы корылмалар төзергә мөмкинлек бирә. Кайбер хайваннарның күрү анализаторлары эшләү принцибын техникада куллану. Техника прогрессы өчен тере организмнарның күрү үзенчәлекләрен өйрәнү гаять әһәмиятле. Мәсәлән, баканың күрү органнарын өйрәнү күзнең челтәр катлавы функцияләрен үтәүче прибор ясарга мөмкинлек бирде. Ретинатрон дип аталган бу приборның аэродромнарда урнаштырыла. Һәм хәрәкәтләнүче обьектлар, аларның яктылыгы, формалары турында тәбәр итәләр. Аэродромнарда хәрәкәт куркынычсызлыгын булдыруда бу приборларның ярдәме гаять зур. Кылычкойрык дип аталган диңгез хайванының күзендә дә кызыклы механизм табылган. Бу механизм ярдәмендә кылычкойрык бик күп обьектлар фонында үзенә кирәклесен генә ачык итеп күрә ала. Бу принципны җентекләп өйрәнеп, инженерлар ясалма күрү аппараты уйлап табалар. Телевизион системага урнаштырылган бу приборлар Айдан һәм башка планеталардан килгән сүрәтләрне, Җирнең ясалма иярчене яки космик корабль ярдәмендә алынган сүрәтләрне ачыграк күрергә булышалар. Өйрәнүләр тагын бер кызыклы күренешне ачты. Күгәрченнәрнең күрү аппаратлары үзенчәлекле икән. Алар бер юнәлештә хәрәкәтләнүче җисемнәрне күргәндә икенче юнәлештәге хәрәкәтләрне күрмиләр. Моны өйрәнү инженерларга махсус радиолокация системасы ясарга мөмкинлек бирде. Монда билгеле бер юнәлештәге самолетлар гына исәпкә алына. Кайбер бөҗәкләр бик күп сандагы күзләр системасы ярдәмендә күрә. Һәр аерым күз билгеле бер юнәлешкә карый. Мондый күрү системасы бу бөҗәкләргә хәрәкәтләнүче обьектлар, аларның яктыртылуы, яктыртылуның үзгәрешләре турында төгәл информация бирә. "күк компасы” дип аталган прибор да шушы ук сыйфатларга ия. Компаска килгән полярлашкан яктылык нурлары ярдәмендә куе болыт каплаган Кояшның торышын төгәл әйтеп бирергә мөмкин. Чебен күзе дә махсус прибор ясау өчен файдаланылган. Аерым – аерым ике ясалма күздән торган прибор самолетларның теләсә кайсы вакыт өчен моменталь тизлеген "әйтеп бирә”. Кешенең күрү органы гаять кызыклы. Күз бәбәген "табигый обьектив” дип атарга мөмкин. Ул күзгә килүче барлык нурларны да җыеп үткәрә. Күзнең бу үзлеге аның сизгерлеген арттыра. Кешенең күзе хәтта 6 – 8 яктылык кванты энергиясен дә сизәргә сәләтле. Шундый сизгер җайланма ясау – хәзерге автоматиканың мөһим бурычларыннан берсе. Хәзерге "күрә торган” машиналар ярдәмендә ачык итеп язылган язуларны укып була. Бу машиналарны алга таба камилләштерү биониканы практик куллануның яңа баскычы булачак. Йомгаклау. Без алган теоретик белемнәрнең һәм практик шөгыльләрнең аерым профессияләр эшчәнлегенә дә бәйләп алып барылуы киләчәктә укучыларның һөнәрне аңлап эш итүенә китерә. Кулланылган әдәбият. "Физиканың яшь дусларына”, М.Н.Ергомышева – Алексеева. "Физик викториналар”, Б.Ф.Билимович. "Физиканың яшь дусларына”, М.Н.Алексеева. Физикадан класстан тыш эшләр, В.Г.Гайфуллин. Физика 11, Г.Я.Мякишев, Б.Б.Буховцев. Физика 7, 8, А.В.Перышкин Физика 8, В.Г.Гайфуллин, Р.Ә.Исламшин.
 
Кичәге почтадан...
СӘЛАМӘТЛЕК ТЕЛИМ.
     Хезмәттән укытучым, класс җитәкчем, I категорияле мөгаллимә Сәүнәрия Нургалиеваның сүрәтен күңелемнән язам: чалт аяз зәңгәр күктә кояш кебек балкыган нурлы йөзе күз алдында тора аның. Юбилее якынлашып килгән бу көннәрдә бигрәк тә сөйкемлеләнеп, мөлаемланып китте Сәүнәрия апабыз.
    Сәүнәрия Хәбир кызы безнең мәктәпкә 1978 нче елда килә һәм менә инде 28 ел укыта. "Математика дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен һәм активлыкларын үстерү" дип атала аның методик темасы да. Гади, ләкин пөхтә киенгән, үз - үзен тотышы башкаларныкыннан аерылмаган мөгаллимә белән аралашуның беренче мизгеленнән үк аның зыялы, укымышлы, акыллы шәхес икәнен сизәсең. Югары категорияле белгеч туктаусыз эзләнә, камиллеккә омтыла. Сәүнәрия Хәбировнаның укучылары да үзе кебек уңган. Район бәйгеләрендә гел призлы урыннар яулый алар. Уңышларга, әлбәттә, сыйфатлы итеп үзләштерелгән белем, бай күнекмәләр аша ирешелә. Укытучы эшне һәр баланың психологик үзенчәлеген, табигый сәләтен белеп оештыра.
   Мәктәпнең математика кабинетында Сәүнәрия апаның бай иҗат лабораториясе тупланган. Район, республика мөгаллимнәре белән дә эш тәҗрибәсен уртаклаша ул. Райондагы методик берләшмәнең иң актив эшләүче мөгаллимәсе дә. Педагог С.Нургалиева коллективта да иҗади эшләүчеләрдән санала.
   Иң зур бүләк - хезмәттәшләренең, күпсанлы укучыларының хөрмәтедер, мөгаен. бигрәк тә туганнары, әти-әнисе өчен олы таяныч(дү
Поиск

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz