Четверг, 25.04.2024, 20:38
Приветствую Вас Гость | RSS

Мичанская СОШ

Меню сайта
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 139
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

МО учителей химии, биологии, географии, истории

Химия - биология, география, тарих фәннәрен берләштергән "Нур" МБнең  2009-2010 нчы уку елындагы составы.
Ф.И.О.
Кайсы фәнне укыта
Белеме
Эш стажы, категориясе
Кайчан курсларда булган.
1.
Сөнгатова
Асия Хәйбриевна
география- биология
КГПИ
ЕГФ
35 ел
I категория
2007ел
2.
Минһаҗева
Нурия Рифгатовна
тарих, җәмгыять белеме
КГПИ
истфилфак
26 ел
II категория
 
3.
Шәйдуллин
Равил Миннәхмәтович
химия - биология
КГПИ
ЕГФ
22 ел
I категория
 
4.
Ахмадиева
Алсу Равилевна
химия
КГПИ
ЕГФ
3 ел
 
 
Участие  на конкурсах.
1. Мингазова Н.Р.                 1. Интернет - тестирование учащихся 10-х, 11-х классов по истории Великой
                                                  Отечественной войны. 2009 г.
                                              2. Районный конкурс на лучшее эссе по теме: "Минем язмышымда Саба". 2007г
 
2. Ахмадиева А.Р.                1. III научно - практическая конференция школьников, I место. Химия.
                                                  Тема:"Химическик опыты с жевательной резинкой". 2007г.
 
3. Сунгатова А.Х.                 1. Участие в районной научно-практической конференции на тему: "Елгабыз исемен
                                                    йөртә авылым  Мичән". 2007г.
                                                              2. Районный конкурс на лучший географический кабинет. 2006г. III место.
                                                              3. Районный конкурс "География нашей местности". 2006 г. II место.
                                                              4. Республиканский конкурс "За лучшую методическую разработку по географии на татарском
                                                                        языке". 2007г. Диплом III степени.
 
4. Шайдуллин Р.М.                           1. Районный конкурс "Лучший пришкольный участок", 2006 г. III место.
                                                               2. Выставка 8ая агропромышленная, 2006 г. Диплом.
                                                               3. Районный фестиваль детского творчества "Иҗат - бәхет чишмәсе". Почетная грамота.  
                                                               4. Республиканский конкурс " За активное участие на соревнованиях по спортивному ориентацию".
                                                                          2007, 2008, 2009 г. Диплом.
                                                               5. Республиканский конкурс "Исследовательская и природоохранная деятельность".
                                                                             Почетная грамота.
                                                                6. Программа элективного курса "Да ужалит вас пчела". Диплом. 
 
Олимпиада.

Предмет

класс

место

год

учитель - предметник

география

10

IV

2007

Cунгатова А.Х.

химия

10

II

2007

Шайдуллин Р.М.

география

10

III

2008

Сунгатова А.Х.

биология

7

II

2009

Сунгатова А.Х.

история

8 - 11

IX - VIII

2009

 Мингазова Н.Р.

           
                                              
                                              Химия! Химия! Химия! 
Кереш сүз. Хөрмәтле укучылар! Без бүген КВН га җыйналдык. Залда кызыклы да, авыр да булган фәнне – химияне инде 2 ел үзләштерүче 9 нчы сыйныф укучылары. Күбегезне мөгаен алда химия белән бәйле тормыш көтә, кайсыгыздыр табиб, кайсыгыздыр фармацевт, кайсыгыздыр авыл хуҗалыгы белгече, лаборант, парфюмер булырга җыенадыр. Химия – искиткеч фән. Дидро мондый сүзләр әйткән: " Әгәр кешелеккә фәннәр арасыннан өчесен сайларга туры килсә, алар механика, тарих һәм химияне сайлаган булырлар иде”. Нинди генә һөнәр сайласаң да химиядән алган белемнәр сезгә һичшиксез кирәк булачак. Сез бүген "Химия фәне кызыклымы?” дигән сорауны чишә аласыз. 1 а.б. Уенны сәламләүдән башлыйбыз. Капитаннар командаларыгыз белән таныштырып үтсәгез иде. 2 а.б. Ә хәзер конкурсларга күчәбез. Сез- катнашучы, ә анда жюри Ни генә әйтсәң дә, җиңү җиңел килми. Конкурсларны башлаганчы болай итик: мин командаларга сорау бирәм, кем беренче һәм дөрес җавап бирә, шул команда конкурсны башлый. Сез нинди матдә турында сүз барганын белергә тиеш. " Ул могҗизалы илдә - химик лабораториядә туган. Аның әтисе-азот оксиды-усал булган һәм "Төлке койрыгы” дигән кушамат йөрткән. Әнисе гади, тыныч, аны Су дип йөрткәннәр. Балалары дөньяга бәләкәй, төссез булып килгән. Аңа лакмус эремәсе өстәгәч, кыз туганын белгәннәр. әлеге кушылманың исеме?” (азот кислотасы) 1 а.б. Химия үзеннән ерак торган фәннәр белән тыгыз бәйләнгән. 1 нче конкурсыбыз "Химик –шагыйрьләр” дип атала. өй эше итеп химик темага шигырьләр өйрәнеп киләсе иде, рәхим итегез. 2 а.б. Икенче конкурсны да башлаганчы сезгә сорауга җавап бирергә кирәк булыр. "Әгәр борынгы тарихчыга ышансак, А. Македонскийның Һиндстанга походы вакытында аның офицерлары солдатларга караганда ризыклары һәм эчемлекләре бер-үк төрле булса да ашкайнату-эчәк аврулары белән сирәгрәк авырганнар, ни өчен дип уйлыйсыз?” 2 нче конкурс "Химик - әдипләр” командаларга өй эше итеп химик һәм физик күренешләр чагылган хикәя төзеп килергә иде. Командалар рәхим итегез. Химия илендә бүген зур бәйрәм Бар да җыелган бердәм Бар да тырыш, өлгерләр Кемгә эләгер бүләкләр 1 а.б. Алдагы конкурска күчәбез. Традиция буенча сорауларга җавап бирегез. Кушылманы атарга кирәк. "Ашкайнату-эчәк авыруларын төгәл ачыклау өчен рентгеноскопия кулланалар. Мондый эзләнүләр алдыннан авыру "барий боткасы” ашый. Эремәүчән тоз буларак, "ботка” организм белән үзләштерелми. Организм тукымаларына караганда бу тоз рентген нурларны күп күләмдә тоткарларга сәләтле. Бу рентгенологка куыш органнар "барий боткасы” белән тулганда анда анатомик үзгәрешләр барлыгын белергә мөмкинлек бирә. Бу кушылманың исемен атагыз?” (барий сульфаты) 3 нче конкурс. "Разминка” конкурсы. Командалар каршы көндәшләренә икешәр сорау әзерләп килергә тиешләр иде. Рәхим итегез. 2 а.б. сорау: Нинди химик элемент гади матдә хәлендә бик каты һәм бик йомшак була ала.(алмаз, графит) 4 нче конкурс. "Химик элементны әйт”. Бу этапта һәр команда 1 баллдан 5 кә кадәр балл җыя ала. Беренче дөрес җавапка 5 балл, икенчесенә 4 балл.... куела. 1. 1) Кеше организмында аның массасы 3 г, ә канда 2 г. 2) Җир кабыгында таралуы буенча бары тик кислородтан, кремнийдан, алюминийдан калыша. 3) Бу элементның беренче табигый чыганагы – җиргә төшкән метеорит. 4) Сыегайтылган кислоталарда эри, дымлы тирәлектә тутыга. 5) Бу элемент хөрмәтенә кешелек тарихының бер чоры аталган.(тимер) 2. 1) Бик җиңел чүкелүчән металл. 2) Аның бакыр белән эретмәсе – кызыл, кадмий белән яшел төстә була. 3) Эретмәләрдә аның микъдарын пробаларда күрсәтәләр. 4) Иң көчле кислоталар да аны эретә алмый. 5) Металлар патшасы.(алтын) 1а.б. Нинди сыек металл суны катыра ала? (терекөмеш) (музыкаль пауза) 2 а.б. Нинди химик элементны тормыш һәм аң элементы дип атыйлар(фосфор) 5 нчы конкурс. "Химик –экспериментаторлар” тәҗрибә. Химик хамелеон. Ул тирәлеккә бәйле рәвештә химик матдә­ләрнең төсе үзгәрүгә нигезләнгән. Чын хамеле­он төсен үзгәрткән шикелле, бер стаканнан икен­чесенә бушатканда сыеклык та төсен үзгәртә. Өстәлгә эремәләр салынган 5 стакан куела. 1нче стакан: тимер (III) хлоридының сыегай­тылган эремәсе. 2нче стакан: 1 мл хлорид кислотасы, 1 мл :сары кан тозы. 3 нче стакан: 3 мл зәһәр натрий (натрий гидроксиды) эремәсе. 4 нче стакан: 2мл фенолфталеинның спиртлы эремәсе (индикаторны аптекаларда пурген ;дип атыйлар.) 5 нче стакан: 3 — 4 мл куертылган хлорид кислотасы. Беренче стакандагы эремәне икенчесенә алабыз, зәңгәр төстәге тимер (III) гексацианоферраты (берлин зәңгәре) хасил була Реакция җиңелчә әче тирәлектә барсын өчен ислота кирәк. Икенче стакандагы эремәне селте салынган өченче стаканга бушатабыз. Ул берлин зәңгәренә тәэсир итә һәм зәңгәр төс юкка чыга. Өченче стаканга салынган матдәне фенолфталеин салынган дүртенче стаканга бушата­быз. Селте күп булганга, эремә кура җиләге төсенә керә. Дүртенче стакандагы матдәне кислота салын­ган бишенче стаканга бушатабыз, кура җиләге төсе югала (нейтральләшү реакциясе бара), берлин зәңгәре хасил була һәм эремә яңадан зәңгәрләнә. 6 нче конкурс. "Химик –төзүчеләр” 3 минут эчендә кәгазь битләренә ГИДРОКАРБОНАТ сүзеннән яңа сүзләр төзергә. 7 нче конкурс. Капитаннар конкурсы. "Яшен тизлеге” дип атала. Сорауларга җавап бирәсе. 1 нче команда капитаны. - иң җиңел газ (водород) - яну һәм сулышны тәэмин итүче матдә (кислород) -диңгез кәбестәсендә нинди матдә мул (йод) - нинди металл бактерицид үзлеккә ия (көмеш) -нинди металларны салкын су белән яндырып була (калий, натрий) -иң киң таралган сыек оксид (су) -сыеклык күләмен үлчәү өчен пыяла савыт (мензурка, пипетка) 2 нче команда капитаны -суны комнан чистарту методы (тондыру, фильтрлау) -нинди химик элемент белән Наполеон агуланган булган (мышьяк) - бүленмәүче химик кисәкчек (атом) - водородның кислородта янганда барлыкка килгән матдә(су) -ил атамасына охшаган химик элемент атамасы(германий) - нинди суны сулыш тоныкландыра(известьле) -углерод кергән неорганик кислота (карбонат) 8 нчы конкурс. Ике командага да бер төрле кроссвордлар бирелә. Кем тизрәк чишеп бетерә. 9 конкурс. "Химикларны танып бел” 1) Химиянең атасы 2) Металарның этеп чыгару рәтен төзүче 3) Органик матдәләрнең химик төзелеше теориясен тудыручы 4) 6 ·1023 Йомгаклау. Жюри нәтиҗә ясый. Грамоталар тапшыра.
Укытучы Ахмадиева А.Р.
 

 

Поиск

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz