Меню сайта
Наш опрос
Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
методические копилкиКитаплар илендә очрашу.
Башлангыч сыйныф укучылары өчен
Максат һәм бурычлар: Укучыларда китапка кызыксыну уяту, аларда кәеф күтәренкелеге булдыру, китап турында язылган табышмак, мәкаль-әйтемнәрне өйрәнү, сәнгатъле сөйләм күнекмәләрен үстерү, укучыларда китапка дөрес караш формалаштыру. Укучыларда шәфкатьлелек хисе, әхлаклылык тәрбияләү.
Җиһазлау: шарлар, китап турында язылган мәкальләр.
А.б. Исәнмесез кадерле кунаклар, хөрмәтле укучылар, укытучылар! Хәерле көн. Бүген мин сезне китаплар илендә очрашуга чакырдым. Ә сезнең китаплар патшалыгы турында ишеткәнегез бармы?
- Әйдәгез әле барыбыз да китаплар белән исәнләшик "Саумы китап”
- Бүгенге очрашуыбызны китапларга багышларбыз.
- Ә сез укырга яратасызмы? Анда ниләр язылган була?
- Сезгә китаптагы рәсемнәр ошыймы?
- Сез китапның рәсемнәрен карарга гына алмыйсызмы?
Китап кешелек җәмгыяте уйлап чыгарган иң бөек могҗизаларның берсе. Аннан башка хәзерге тормышны күз алдына китерүе кыен. Татар китабының тарихы да ерак гасырларга барып тоташа. Беренче мил ли татар китабы моннан 187 ел элек, 1822 елда басылып чыга.
Китаплар илендә
Дөньядагы иң зур китап – Мисырдагы бер гыйбадәтханә стенасына уелып язылган елъязма. Аның таш "бит”ләренең киңлеге – 40 метр. Кәгазьгә басылган иң калын китап – 8048 битле Библия. Авырлыгы 500 килограммлап булган бу китап Америкада саклана. Ә иң бәләкәй китап – Япониядә. Асао Хосимо авторлыгында чыгарылган бу китапның озынлыгы – 1,4 миллиметр, ул 20 биттән тора. Лондон шәһәренең "Фойлз” китап кибете басма продукциянең күплеге белән дан тота. Китап киштәләренең озынлыгы – 48 километр. Кибетнең мәйданы – 7044м. Иң авыр тарихи китапларның берсе - әрмән телендә "Муша монастыре вәгазьләре” кулъязмасы. Ул башта бер пот авырлыгында булган. 1204 елда китапны басмачылар урлап киткән. Аны кире кайтару максатыннан бөтен әрмән авыллары көмеш акча җыйган. Кулъязма Муша (Көнбатыш Әрмәнстан) шәһәрендә җиде гасырдан артык вакыт сакланган. 1915 елда төрекләр һөҗүменнән качучы әрмәннәр халыкның бу рухи хәзинәсен үзләре белән алганнар. Урау – урау юллар үтеп. Кулъязма ахыр чиктә Әрмәнстанның төп китап саклау үзәгенә - Матедаранга килеп эләгә. 1832 елда Лондонда "Инглиз геройлары җыелмасы” дигән китап 100 данәдә басыла. Аның озынлыгы – 7 метрдан артык, киңлеге – 4 метрга якын. Хәрефләрнең зурлыгы – 15 сантиметрдан артык. Ул дөньядагы иң зур басма исәпләнә. 1899 елда Варшавада, А.С.Пушкинның тууына 100 ел тулуга багышлап, күләме 28 гә 18 миллиметр тәшкил иткән "Евгений Онегин” поэмасы басыла. Аның һәр битенә 30 юл сыйдырылган. Китапчыкны медальонга урнаштырырга мөмкин. Медальон капкачның уртасына, поэманы укыр өчен, линза беркетелгән. 1455 елда Гутенберг тарафыннан басылган Библия – дөньяда иң кыйммәтле китап булып санала. 1926 елда аның бер данәсе 350 мең доллорга сатыла. 1633 елда Лондонда басылып чыккан китапка иң – иң озын исем бирелгән. Ул 45 юлдан тора. Автор анда театр һәм актерларны ләгънәтли. Төрле вакытларда китаплар төрле тукымаларга – ефәккә яки сатинга басылган. Франциядә бер гәҗит типография буявы белән бик юка итеп җәелгән ашарга яраклы камырга басылган. Икенче берсе юка резинадан торган, аны су коенганда да укырга мөмкин булган. Испаниядәге бер басманы яктырткыч хәрефләр хасил иткән: рәхим ит, төнлә дә укы. Англиядә кәгазь урынына тукыма кулланганнар. Гәҗит, укылганнан соң, кулъяулык итеп файдаланылган.
А.б. Син кулыңа китап алдың. Әмма анда ниләр язылганын син әле белмисең. Китап сине серле дөньяга алып керә. Китап ул ике катыргы арасына кыстырылган чуар кәгазь генә түгел, аның эче тулы могҗиза. Китапларда табигать, кешеләр тормышы, хайваннар турында хикәяләр, әкиятләр, табышмаклар, шигырьләр, мәкальләр, җырлар языла.
Китап, белем турында нинди мәкаль һәм әйтемнәр беләсез?
- Гыйлем байлыктан яхшырак.
- Китап – тормыш көзгесе.
- Китап галим, телсез мөгаллим
- Акча тарат – белем җый.
- Алтын җирдән табыла, белем китаптан.
А.б. Китап турында күренекле кешеләр менә болай дигән:
1."Укый-яза белү – тормышыңны ачып күрсәтүче көзге ул.” М.Гафури.
2. "Китап укып елый алганнарның Күңелендә булмый каралык” М.Әгъләм
3.”Алтын җирдән табыла – белем китаптан” Тат. хал. мәкале.
Укучылар китаплар да кешеләр кебек туалар, яшиләр, картаялар. Алар да кешеләр кебек авырыйлар. Аларны да дәваларга кирәк. Ә хәзер китап докторына сүз бирәбез. Шигырь "Китап докторы” Һәр врач авыруны дәвалауга караганда , аны булдырмый калуны җиңелрәк икәнен яхшы белә.
Әйдәгез әле китаплар белән нәрсәләр эшләргә ярамаганлыгын искә төшереп үтик әле.
1. китапларны урталай бөкләргә
2. китапка язарга, рәсем ясарга.
3. Китап эченә карандаш тыгып калдырырга
4. Пычрак кул белән тотарга. һ.б.
Китап битләре пычрактан, кояш нурларыннан, юештән бозылалар. Аларны тагын тузаннан һәм корткычлардан сакларга кирәк. Ә хәзер уен уйнап алыйк. Уенда ике укучы уатнаша. Бер үк вакытта ике хикәя укыйлар һәм бер минутка ничә сүз укыганнарын саныйбыз. Җиңүче билгеләнә. Китапның әһәмияте. Бала чактан ук китап безгә матур әкиятләр һәм шигырьләр сөйли . Андагы рәсемнәргә карап айларга , йолдызларга очабыз , Шүрәлеләр , Алып батырлар белән очрашабыз. Үсә төшкәч, китап безне меңәр ел элек яшәүче кешеләр белән таныштыра , могъҗизалар дөньясына алып китә. Китапка кешеләр тормышның үткәне,аның кайгылары һәм шатлыклары, уй һәм теләкләре , тәҗрибәсе һәм омтылышлары теркәлгән .Ул безнең киңәшчебез һәм сердәшебез дә , дустыбыз һәм юлдашыбыз да. Шуңа күрә: "Алтын җирдән табыла , акыл – китаптан , " – дигәннәр бит. Китап ул- белем чишмәсе.
Табышмаклар.
1. Ак җирдә кара тап , Нәрсә булыр , уйлап тап .
2. Анда бар да бар.
3. Теле юк - үзе аңлата.
4. Юк аягы , юк күзе , Сөйли , аңлата үзе . Телгә аннан оста юк, Аннан якын дус та юк.
5. Өнсез , җансыз –иң якын дус.
Нәрсә укырга ? .
Ә. Фәйзи "Иске ел кая китә ? " З. Гомәрова " Бал корты . " Н.Исәнбәт "Мырау батыр .” Г. Шәрәфи "Әниләргә бүләккә .” Ш. Галиев " Күңелле сәфәр " А. Алиш "Нечкәбил.” М. Рәфыйков "Җырчы юкәләр.” Г. Хәсәнов "Җирем –суым.” К.Тәхау " Ай артыннан ай туа.” Р. Хафизова "Әкият һәм хикәяләр .” Л. Ихсанова "Нияз.” Р. Шәйхетдинов "Мәхмүт кая бара ?” Г. Нәбиуллин "Икмәк исе .” Б. Рәхмәт "Иң күңелле чак .” Дәрдемәнд "Нәниләргә.” Ш.Галиев "Шигырьләр.”
Мәкальләр.
Белем- бәхет ачкычы , дәрәҗәнең баскычы.
Уку кешене күзле итә .
Тән рәхәте – сәламәтлек , җан рәхәте – гыйлем.
Гыйлем китапның эчендә дә , тышында да була.
Укыдым дип әйтмә , аңладым дип әйт.
Белемнең чиге юк.
Гыйлем байлыктан яхшырак .
Уен. "Шар кабарту” "Кемнең шары зурырак?” Хөрмәтле укучылар! Бу уку елында мәктәбебездә капиталь ремонт булу сәбәпле ел башыннан ук сез күп китапларны күрә, укый алмадыгыз. Менә безнең китапхандәге китаплар да тәртип белән үз урыннарына урнаштылар. Алар тавыш-тынсыз гына сезнең китап алуыгызны көтеп утыралар. Ләкин һәркөнне бөтен китапны тотып карарга димәгән. Әкиятләр, кечкенә күләмле хикәяләр, шигырьләр кайда торганлыгын сез беләсез инде.
2008/09 уку елында безнең башлангыч сыйныф укучылары бик актив булдылар. Менә хәзер иң күп китап укучыларныбилгеләп үтәбез. Ләкин шушы алган китапларыгыз арасыннан иң ошаган хикәя яки әкиятне безгә дә сөйләп күрсәтергә кирәк.
иң күп китап алучы 1. Хайруллин Альмир - 45
2. Низамиева Алия – 39 2 кл
1. Хайруллина Зәлинә - 58
2. Кадыйров Илназ -12 3 кл
1. Низамиева Лилия – 56 4 кл.
1. Краснова Венера – 23
2. Гатауллина Миләүшә 22 (Грамота һәм күчтәнәч тапшырыла)
Иң чиста дәреслек тотучы укучыларны да билгеләп үтәбез.
1 кл. Габделхакова С.
2 кл Хайруллина Зәлинә
3 кл Загидуллина Айсылу
4 кл Гатауллина Миләүшә.
А.б Йә, балалар китаплар илендә ошадымы сезгә? Китаплар һәрвакыт сезнең дусларыгыз булсыннар. Укучылар! Китапларны кадерләп, саклап тотыйк, аларга хөрмәт белән карыйк. Хәзер нинди генә техника, ком-пьютерлар заманы булмасын, китап сезнең гомер юлдашыгыз булып калсын. Киләсе уку елында тагын да күбрәк китаплар алып укырсыз дип ышанып калам. *********************
Әзерләде, үткәрде: китапханә мөдире: Гараева С.С
2009-05-15
Серле дә ул, моңлы, уңган да ул татар кызы.
Төзеде, үткәрде: Гараева С.С. Технология укытучысы
"Серле дә ул, моңлы, уңган ул татар кызы” Менә без табигатьнең матур, ямле бер чорында сезнең белән бәйрәмгә җыелдык. Бүенге бәйрәмебез "Ягез әле, кызлар” дип аталган бәйге.
Гөлгә тиң юк дисәм, бакчы татар кызын –
Буе – сыны зифа, йөзе – күк йолдызы,
Эшчән кулларында балкый кояш үзе.
Сокланыгыз, сокланганда күз тидерми генә.
Таудай бәхет, саф мәхәббәт
Юлдаш булсын аңа.
Үрнәк булсын эштә, лаек булсын санга.
Кайгы – хәсрәт кагылмыйча үтсен аңа.
Шушы шигъри юлларда тасвирланган сылу кызларыбыз белән танышу мизгелләре дә килеп җитте. Безне шушы бәйрәмдә катнашырга чакыручы 8 сыйныф кызлары. Рәхим итегез кызлар! (музыка) Бәйгедә катнашучы уңган – булган, мөлаем һәм күркәм кызларыбыз хөрмәтенә җыр башкарыла.
Билгеле инде һәр бәйгегә нәтиҗә ясала. Жюри сайлау Туган ягыбызда туып- үскән сылу кызлар бәйгесен башлап җибәрәбез. Беренче бәйге – "Үзем турында үзем” дип атала Исемең ничек чибәр кыз, Йәле, танышыйк әле. Ә хәзер, якыннанрак танышу өчен сүзне үзләренә бирәбез. Рәхим итегез кызлар!
Исеме:
Яше:
Әти- әнисенең эш урыны:
Яраткан фәннәре:
Яратып эшли торган кул эшләре:
Киләчәктә кем булырга теләве турында кызлар кыскача гына чыгыш ясыйлар.
Үзләре ясаган берәр кул эшен жюрига тапшыралар. (кыскача гына ничек эшләнеше турында сөйлиләр)
Җыр ул – кешенең юлдашы. Халкыбыз тикмәгә генә "Җырсыз кеше – канатсыз кош” дип әйтмәгән. Безнең әби бабаларыбыз үзләренең хисләрен җыр белән белдергәннәр. Кызларыбызга яхшы кәеф, күтәренке рух теләп, _______________ ________________________________ җыр башкара.
А.Б Бәйгебезне дәвам итәбез. Алдагы сынау – "Мин сәлатле бала” дип атала. Бездә биемәгән, җырламаган бала юк. Хәзер кызларыбыз үзләренең сәләтләрен күрсәтерләр. (кызлар һәрберсе үзләренең һөнәрләрен күрсәтерләр).
А.б: Афәрин, кызлар! Сез үзегезнең сәләтле кызлар икәнлегегезне тагын бер кат расладыгыз.
Татар халкы элек- электән аш–суга оста булган, милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешен чагылдырган. Халкыбыз бик борынгы заманнардан ук иген иккән, шуңа күрә күбрәк арыш, бодай, борчак, арпа, солы оныннан төрле ризыклар пешерү гадәти күренеш саналган. Ит, бигрәк тә сарык, сыер һәм ат итеннән пешерелгән ризыклар татарларның яраткан ашы булган. Ат ите - аеруча туклыклы, файдалы да. Татар ашлары арасында сөт ризыклары да өстенлек алган. Сөзмә, эремчек, катык, каймак, корт, атланмай татар табынының түрендә булган. Балыкны азрак кулланганнар. Яшелчәләрне бәлеш эчлекләре итеп тә файда-ланганнар, төрләндереп ашаганнар. Авыл кешеләре ачлыктан котылу өчен кыргый үләннәрне дә кулланганнар: балтырган, кузгалак, кычыткан, атлык, какы, кыр суганын җыеп төрле ризыклар әзерләгәннәр. Кыргый җиләкләр: шомырт, миләш, баланнан бик тәмле итеп бәлешләр салганнар. Бай гаиләләр бәйрәм табынына чәк- чәк, пәх- ләвә, кош теле, гөбәдия, талкыш кәләвә куйганнар. Бәби тудырганнарга әлбә ашатканнар. Сабан туена каклаган каз әзерләгәннәр. Юлга чыгасы кешенең биштәренә бавырсак, төче күмәч, сары май салганнар. Халкыбызның тормышы яхшыруга бәйле күп кенә яңа төр ашамлыклар барлыкка килде, ә кайберләре, киресенчә, сиерәгрәк әзерләнә башлады. Әмма шунысы хак: халкыбыз ризыкларыбызны әзерләү һәм бизәүдә, тәме ягыннан милли үзенчәлекләрен саклап калды. Безнең халыкның бик матур сыйфаты бар: татар кайда гына барса да күчтәнәч белән йөри. Менә бу бәйгедә дә кызларыбыз күчтәнәч белән сөендерәчәкләр. Әйдәгез, кызлар үзегез әзерләгән ризыкларны тәкъдим итү бәйгесенә рәхим итегез.
1 кыз Бакча күрке – чәчәк булса,
Табын күрке – чәк-чәк бит.
Безнең халык кына эшли
Чәчәк кебек чәк- чәкне!
Үзе чәчәк кебек булса,
Тәме шикәр – бал гына.
Мин дә чәк-чәк чыгарамын
Сез дуслар каршысына.
Татар халкы элек- электән чәйне яратып эчә. Иртәнге чәй янына кабартма, коймак пешерү күптән гадәткә кергән. Чәйне каты итеп, кайнар көе, ә кайбер якларда сөтләп тә эчәләр. Чәй белән сыйлау татар халкының кунакчыллыгын күрсәтә. Бүгенге бәйгегә алып килгән күчтәнәчем – чәк- чәк. Чәк-чәк – ул безнең милли ризыгыбыз, табын патшасы. Туйларга кыз чәк-чәге пешерәләр. Чәк-чәк өчен он, сөт, йомырка, шикәр комы, май, бал кулланалар. Ә инде өстен бизәү өчен вак, төсле кәнфитләр кулла-нырга була. Чәк-чәгемнән авыз итегез.
2 кыз. Мин сезгә бавырсак пешереп алып килдем. Ул чәй янына бирелә. Аны катык, сөт белән дә ашап була. бавырсак юлга алу өчен дә бик яхшы ризык. Аны менә болай әзерлиләр: әче камырны бармак юанлыгындагы баусыман итеп тәгәрәтәләр һәм урман чикләвеге кадәр итеп кискәлиләр һәм кайнап торган майда болгата- болгата пешерәләр.
3 кыз Милли ризыкларыбызның патшабикәсе – гөбәдия пешереп алып килдем. Гөбәдия – бик үзенчәлекле ашамлык. Аны күбрәк ашлар үткәргәндә пешерәләр. Ул катлы-катлы түгәрәк бәлеш. Бер генә тантана да, бәйрәм табыннары да гөбәдиясез үтми. Гөбәдияне майны күбрәк салып әче камырдан әзерлиләр. Эчлеге: дөге, йөзем җимеше, йомырка, корт. Ә итле гөбәдияне кайнар килеш иенче аш итеп бирәләр.
4 кыз Татар халкы татлы камырдан яисә эченә татлы ашамлыклар салып, майны мул итеп кушып төрле чәй ашлары пешерергә оста. Ул бәлешләрне төрлечә матур итеп сырлап, бизәкләп тә ясыйлар. Мондый бәлешләр табын күрке булып тора. Андый камыр ашларын, кисәкләп, зур тәлинкәләргә яисә вазаларга салып табынга чыгаралар. Ә минем сыем – кош теле. Бу ризык табынны матурлау өчен, чәй ризыгы буларак табынның түренә куела. Ул тиз уалучан, йомырка-ның сарысыннан гына сары майга салып пешерелә. Кош телен күңел җылысын да кушып пешерсәң бигрәк тәмле була, авыз итеп карагыз!
5 кыз. Халкыбыз бик яратып әзерли һәм ашый торган өчпочмак пешереп алып килдем. Өчпочмакны гадәттә, әче камырдан, бик тиз кирәк булганда төче камырдан да әзерлиләр. Ул майлы сарык итен ярата. Шулай ук каз, үрдәкнең майлы итләрен өчпочмак пешергәндә кушарга мөмкин. Табынга чыгарыр алдыннан өчпочмакка шулпа салалар, өстен майлыйлар. Янына шулпа яки катык куярга да була.
А.б. Кызларыбыз тәмле куллы икәннәр, рәхмәт сезгә. "Ромашка” уены тәкъдим ителә. (Төрле сораулар биреп, кызларның логик фикерләвен тикшерелә)
Кызларыбызның чәчләре матур итеп таралган, җыелган. Алар башкаларга зәвыклы итеп прическа ясый беләләрме икән? "Матурлык дөньясы” бәйгесе. Килешле, матур прическа ясау һәм аңа исем бирү. (Кызлар әзерләнә тора). Замана хатын- кызлары матур итеп бизәнергә, күз башын күркәмләндерергә яратучан. Тушь. Борынгы Римда хатын- кызлар керфекне су кушып изелгән кара кургаш белән буяган. Мисыр һәм Гре циядә яшәүче нәфис затлар керфек куе булып күренсен өчен агач күмере сипкәннәр. Көнчыгышта исә корым кулланганнар.1917 елда кара күмергә вазелин кушып ясалган туш барлыкка килә. Ә 50 нче елларда хәзерге көндә файдаланыла торган сыек туш уйлап табыла. Иннек. Нефертети заманында иренне диңгез әкәм- төкәме кабырчыгы ялтыравыгыннан ясалган катнашма белән буяганнар.Рим һәм Греөиядә төсле ләм кулланганнар. Безнең илдә исә табигый чаралар: кура җиләге, җир җиләге, кызыл чөгендер согы файдаланганнар. Хәзерге заманда кибетләрдә сатыла торган терлек маеннан ясалган иннекләр 1915 елда АКШ та барлыкка килә. Сөрмә. Борынгы Мисырда хатын- кызлар күз кабагын, кашны кара сөрмәдән әзерләнгән буяуга манганнар. Ул матурлык өстәү белән бергә күз авыруларын да дәвалый дип саналган. Битләрен алсуландыру өчен кан йөрешен яхшыртучы чаралар, кызыл төстәге буяулар кулланылган. Кайбер үсемлекләрнең, әйтик, ирис чәчәгенең согын сөрткәннәр. Тирене агартырга теләүчеләр акбур, он, изелгән кузаклар, гипс файдаланган. Иң сыйфатлы кершән дип дөге саналган. Маникюр. Маникюр ясау сәнгате моннан 3000 ел элек Борынгы Мисыр һәм Кытайда үсеш ала. Археологик тикшеренүләр вакытында тырнаклары кынага буялган мумияләр табылган. Мисырда хәтта кешенең кайсы җәмгыят төркеменә кергәнен тырнак төсенә карап белгәннәр. Кызыл төс кулланырга югары катлау вәкилләренә генә рөхсәт ителгән. Калганнар тонык төскә буяганнар. Борынгы Кытайда тырнак буявын балавыз, йомырка агы, желатин һәм гуммиарабикадан ясаганнар. Алтын яки көмешкә буяучылар да булган. Мин династиясе идарә иткән чорда кара һәм кызыл төсләр модага керә, тырнак озын күренсен өчен бармакларга махсус җайланма кия башлыйлар. Беренче төсле лак 1932 елда Америкада барлыкка килә һәм матурлык дөнясындагы төп юнәлешләрнең берсенә әверелә. ә менә "французский” дип йөртелә торган маникюрның Франциягә бернинди дә катнашы юк. Аны Джеф Пинк исемле америкалы уйлап таба. 1976 елда Голливудта филм төшергәндә актерның тырнагын бөтен төр костюмга да туры китереп буярга кирәк була. Шулай итеп "французский” маникюрга нигез салына. Ислемай Ислемай тарихының тамыры 19 нчы йөзгә - Напалеон идарә иткән чорга барып тоташа. Франция императоры һәркөнне баштанаяк одеколонга коенган. Аңа аена 60 шешә ислемай җитмәгән. Ул искә сизгер булган. Изге елена утравына сөргенлеккә җибәрелгәч тә, суга бергамотүләне салып ислемай әзерләп, хуш ис тарата торган булган. Дезодорант Дезодорантны әче тир исеннән котылу өчен ирләр уйлап тапкан. Борынгы Римда көчле затлар тирләмәскә култык астына хуш исле үләннәр тутырылган мендәрчек кыстырып йөргән. Бу максатта сода да кулланылган. А.Б. Менә, бизәнү- ясану, парфюмерия буенча башлангыч сабаклар да алдык. Әче тир исен бернинди хушбуй яки дезодорантларда каплап китә алмый, әгәр дә сез духи яки дезодарантларны еш кулланасыз икән аны һичшиксез душта яки мунча кергәннән соң гына кулланыгыз. Чиста тиредә дезодорант матдәләре турыдан- туры күзәнәкләргә үтеп керә. Тән тиресен алыштырып булмый, ул безгә гомерлеккә бирелгән "кием”. Шул ук вакытта тән тиресе мөстәкыйль орган да ул. Тән тиресе аша без тоябыз, сулыйбыз, тән температурасын җайлыйбыз. Шуңа күрә тән тиресен карап, тәрбияләп тору бик мөһим. Аны тирдән, тузаннан, рычрактан, төрле бүлентекләрдән, һәр җирдә җайлашучы микроблардан чистартырга кирәк. Иң тәмле ис ул – чиста тән исе. Кызлар сәхнәгә күтәреләләр. Музыка астында прическалар күрсәтү. "Яратыгыз” җырын башкаралар. И, татар кызы, бәллүр хисләр, Саф чишмәдәй күңелең. Язның нәфис нурларыннан Син тугансың түгелме?! Йөрәккә май булып ятар Балдай татлы сүзләрең, Дөньяның бар сере сыйган, Мәхәббәтле күзләрең. Хуштан яздырырлык гүзәл Сыгылмалы сыннарың. Кайгылырдан йолкып алыр Нәфис, йомшак кулларың. И, хатын- кыз, биниһая Изгелекләрнең үзедер, Үзе назлы, үзе иркә, Үзе сабыр, түземдер. Адәмнән түгел, әйтерсең, Ай- кояштан яралган, Җыр булып яши дә җирдә, Сер булып китә аннан. "Ягез әле, кызлар!” исемле бәйге- тамашабыз ахырына якынлашты. Хөкемдарлар бәйгегә нәтиҗә ясаган арада концерт номерларын карап хозурланыйк. ( Бәйгегә нәтиҗә ясала. Җиңүчеләр бүләкләнә) Йомгаклау. Шушындый матур бәйге- тамашада катнашкан һәр кызга рәхмәт. Тормышыгызда һәрчак уңышлар юлдаш булсын, чын татар кызлары, яхшы хуҗабикәләр булып яшәргә язсын.
|
Поиск
|