Среда, 24.04.2024, 09:53
Приветствую Вас Гость | RSS

Мичанская СОШ

Меню сайта
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 139
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Детская организация

                   
Полное наименование организации Саба районы МИЧӘН урта мәктәбенең "ОЧКЫН” балалар оешмасы.
ДОО "ОЧКЫН” МОУ «Мичанской средней общеобразовательной школы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Наименование организации   Иван Кожедуб исемендәге дружина 1995 нче елның сентябреннән "ОЧКЫН” берлеге (дружинасы) дип йөртелә.
Дата создания  15 сентябрь, 1995 ел.
Зарегистрирована  С. Богатые Сабы, Центр детского творчества Сабинского района РТ

Уровень организации    Республиканский Районный Школьный
Название учебного заведения: МОУ «Мичанская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан».
Адрес и контактный телефон учебного заведения: 422053 РТ, Сабинский район, д. Ст. Мичан, ул. Школьная 10 телефон 8-260-42-3-22 mishansaba@.ru
Ф.И.О. и должность руководителя учебного заведения: Шайдуллин Равиль Миннахметович - директор школы
Ф.И.О. руководителя организации Миннебаева Илюза Маратовна педагог- организатор
Состав учредителей
С. Б.Сабы РЦДТ, Методисты ДШМубаракшина Алсу Маратовна-директор РЦДТ Замалиева Рахима Мансуровна - зам.директора Л.И.Шагидуллина -руководитель ДОО СНТ Сабинского района РТ.

Цели и задачи  Помочь каждому своему члену жить интересной жизнью, стать сильным, умным и честным человеком-гражданином
Возраст членов организации:              До 7 лет
                                                                От 7 до 10 лет  - 16
                                                                От 10 до 13 лет - 48
                                                                 От 13 до 18 лет - 31

Особенности членства: индивидуальное       коллективное
Общая численность на 1.09.2009 95
                                                             Структура организации
Группа следопытов:             1 класс–« ТӘКЫЯ» 2 класс –« ТАМЧЫ» 3 класс–«ЕЛМАЮ» 4 класс–« СӘЛӘТ» 5 класс –«СӘЙЛӘН» 6 класс –«КАРЛЫГАЧ» 7 класс –« ТӨНБОЕК» 8 класс –«ЗӘҢГӘР КҮЛ » 9 класс –«ДУСЛЫК » 10 класс – «ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР» 11 класс – «РОМАШКА»
Исполнительный орган ДОО Совет дружины
Дружина советыФУНКЦИИ:
                                               1. Решения о принятии в организацию
                                                2. Решения об исключении из организации
                                                3. Решения о порядке внесения изменений и допонений в устав
                                               4. Принятие участия в работе педсовета
                                               5. Принятие участия в работе слётов
Самоуправление в объединении Высший орган – СБОР ДРУЖИННЫЙ СБОР Проводится 2 раза в год.П
ериодичность созыва: Отрядные сборы - 1 раз в месяц
Источники финансирования   Денежные средства объединения      бизнес план школы  Р        еквизиты:
Материально-техническое обеспечение Показатель: Количество: Компьютеры - 6 Телевизор - 1 Магнитофон - 2 Видео камера- 1 Музыкальный центр - 1 Телефон - 1 Мультимедийный видео проектор - 1
Приоритетные направления       Мир; Труд; Забота; Гармония; Специальность; Спортивно-оздоровительное; Патриотическое; Социально-педагогическое.
Категории детей (для кого адресованы программы)Для младших школьников -«Эзтабар юлдашы»; «Галстучная страна» Для средних школьников -«Мирас юлы»; «Галстучная страна» Для старших школьников -«Лидер»; «Бинилект»
Форма работыИгры, экскурсии, беседы, соревнования, весёлые старты, КВНы, деловые игры, коллективно-творческие дела, утренники, торжественные линейки, конкурсы и т. д
Девиз:Будь готов! Һәрвакыт әзер бул!

Лозунги: Делай каждый день добрые дела! Һәр көнне игелек кыл!
Призывы: За Родину – добро и справедливость! Кешеләргә шатлык һәм файда китерик!

Символика и атрибутика Галстуки - 1-7 класслар галстук тагалар Флаги - 8. +1 дружина флагы Барабан - 4 отрядные флаги - 8 отрядные эмблемы - 8 +1 дружина эмблемасы талисманы – Талисман үрнәкләре папкада саклана форма - значки - нашивки -
Наградные званиядипломы – республика, район дипломнары бар грамоты – республика, район грамоталары бар сертификаты – другое (указать) -
Дата оформления паспорта. (Все заверить в учреждении, где объединение базируется) Паспорт оформлен 15 сентября 2009 года.
"Очкын” дружинасы Дружинаның 2008-2009 уку елында эшләнгән эшләренә отчеты.
Максатыбыз: һәр балага индивидуаль якын килеп, аның сәләтен ачу һәм үстерү, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү. Бер-берсенә, өлкәннәргә, кечкенәләргә хөрмәт тәрбияләү, булышу, үзара дуслык булдыру. Шулай ук аларның сәнгать культурасын үстерү, шәфкатьлелек, миһербанлылык, табигатькә сак караш тәрбияләргә булышлык итү. Дружинада 16 эзтабар, 48 варис белем, тәрбия алып күңелле, файдалы эшләр белән яшиләр. Дружина эшен укучылар үзидарәсе белән тыгыз элемтәдә алып бара. Дружина составында 6 министрлык эшли: -сәламәтлек һәм чисталык; -уку, фән; -хезмәт, социаль яклау; -мәдәният; -спорт, туризм. Министрлыклар айлык эш планы нигезендә эшлиләр. Методик эшчәнлек буенча вожатыйларга юнәлешләр бирелде. Һәрберсе үзенең көндәлеген булдырды. Түбәндәге темалар буенча вожатыйлар укулары уздырылды: "Эзтабар юлдашы”, "Мираска юл”. Ел башында "Очкын” исемендәге дружина почмагы эшләнде. Вожатыйлар белән берлектә отрядларда пионер тарихы,балалар хәрәкәте турында мәгълүматлар бирелде,укулар оештырылды. Вожатыйларыбыз папка ачып, план төзеп, шуның буенча эшләделәр. Район буенча үткәрелгән "Искиткеч вожатый” конкурсында катнаштылар. Отряд вожатыйлары класс укучылары белән күп кенә эшләр, чаралар уздыруда булыштылар. Мәктәп күләмендә, һәр отрядта сборлар уздырылды. Гомуми сборлардан: Варислар туган көн, 2 нче класс укучыларын эзтабарга кабул итү, 5нче класс укучыларын вариска кабул итү. 2008 нче ел гаилә елы, 2009 нчы ел спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы булып тарихка кереп калды. Бу уку елында күп төрле конкурслар, ярышлар, гаилә акцияләре белән эшчәнлегебезне үстерергә, бәяләргә мөмкинлекләр ачты.Укучылар белән тагын да актив эшләп, аларның фикерләү һәм сөйләм теле үстерелде, иҗади эшләргә өйрәтте, гаилә шәҗәрәләре эшләнде. Укучыларның дәрестән соң вакытларын файдалы уздыру һәм белемнәрен ныгыту максатыннан, мәктәптә түгәрәкләр дә эшләп килә. Укучылар аеруча хореография, шахмат, волейбол, туризм түгәрәкләренә кызыксынып йөрделәр.”Хрустальный башмачок” бию конкурсында, шахмат турнирларында призлы урыннарны яуладылар, туристлар төрле шәһәрләрдә үткәрелгән ярышларга бардылар. "Милли көрәш” түгәрәгенә йөрүче егетләр район, зона, республика күләмендә алдынгылар. Гыймадиев Ильяс(тренеры Фәйзрахманов И. Х.) республика чемпионы булды. Класс җитәкчеләрен, укытучыларны республика, районнан килгән конкурс положениеләре белән таныштырып, аларда катнашабыз. Дружина”Минем оешмам” презентациясе-III, оешма газетасына конкурста "Сәлам” газетасы-III урынны яулады.(җитәкчесе Ибраһимова М.Г.) Ел дәвамында күп төрле кичәләр, бәйрәмнәр, атналык,айлыклар уздырылды. -Белем бәйрәме, укытучылар көне. "Өлкәннәрне зурлыйк без, кадер-хөрмәт күрсәтик” дип исемләнгән чара. Өлкән кешеләргә пироглар пешереп өләшенде. -"Көз патшалыгында кунакта” дигән көзге бәйрәм үткәрелде. -Әниләргә багышланган рәсем, инша конкурсы үткәрелде. -2нче сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү ачык сборы күрсәтелде. -"Пожар куркынычысызлыгы”на карата рәсем, аппликацияләр эшләп, районга җибәрелде. -Наркомания, никотин һәм начар гадәтләргә каршы класс сәгатьләре уздырылды. -Яңа ел бәйрәменә һәр класс кызыклы чыгышлар әзерләде, күңелле сценарий күрсәтелде, композиция, маска, костюмнарга конкурслар үткәрелде. -Январь-февраль айлары сәламәтлек һәм патриотизм ае буларак билгеле. Ел саен "Аҗаган” хәрби спорт ярышы үткәрелә, җиңүчеләр билгеләнә. -8 Март-ае әниләр, әбиләр, кызлар көне.Шулай ук һәр класста гаилә бәйрәмнәре үткәрелде. Район спорт мәктәбе уздырган "Әти-әни һәм мин-спорт гаиләсе” эстафетасында катнашып, Яңа Мичән авылыннан Мостафиннар гаиләсе I урынга лаек булдылар. -Укучылар белән берлектә экология атналыгы уздырылды. "Чишмәләребез” дип аталган чара күрсәтелде (җитәкчесе Гәрәева С.С.) "Карга боткасы” бәйрәме, сыерчык ояларына конкурс булды. -"Варислар уставы”, "Минем хокукларым”, "Сәламәт булыйк” сборлары үтте. -9 май- Җиңү көненә багышланган ветераннар белән очрашу үткәрелде.(Ситдикова Р.Р, Ибраһимов Р.З.) -Ел дәвамында мәктәптән тыш эшләр үзәге игълан иткән положениеләр нигезендә төрле конкурсларда катнашып киләбез. Алдагы укуелына түбәндәге бурычларны куябыз: 1.Тәрбия эшен тагын да җанландырырга. 2.Укучылар үзидарәсе эшен камилләштерергә. 3.Конкурсларда тагын да күбрәк катнашырга. Педагог-оештыручы: Миннебаева И.М.
 
 
"Һәр көнне игелек кылыйк!”
Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне шефлыкка алу. Яңа Мичән авылы буенча: 1.Рүмәнә апа- Шәрифҗанова И., Шәрәфиева Д. 2.Вәҗиһә апа-Минһаҗев Ф., Ибраһимов Р. 3. Гадилә апа-Гәрәев А., Гәрәева А. 4.Тәнзилә апа-СабирҗановИ,Гыймалетдинов И 5.Рәйсә апа-Әһлиуллина Т. 6.Минневәрә апа-Низамов Р., Мәрдәнов И. 7.Тәслимә апа-Ибраһимова С. 8. Тәгъзимә апа- Зәйнетдинова А, Зәйнетдинова Г. 9. Равия апа- Фазылов А., Миннебаев Н.,Сәйфетдинов И. Иске Мичән авылы буенча: 1.Зәйнәп апа- Таҗетдинов А. 2.Асия апа- Таҗетдинов И., Кадыйрова Ф. 3. Сәгадәт апа- Фәйзрахманова В., Кашапова Г. 4. Мотаһара апа, Габделбәр абый- Шиһапова Р.,Нәгыймов В. Керәнне авылы буенча: 1.Мәсрүрә апа- Ахунова З. 2.Раилә апа- Миннебаева Д. 3.Җиһанур апа- Зарипова И., Зарипов Р. 3.Рәсимә апа- Гыймадиев И. 4.Зәкәрия абый, Рабига апа- Сафин А., Сафин Ә. 5.Корбанбикә апа-Вәлиева Г. 6.Язилә апа-Әһлиева Л., Әһлиев А. 7.Зөлфирә апа- Сәләхиев Р.
 
«Карлыгач» отряды җыены: Сабама-80 яшь. февраль, 2010ел.
 Катнашалар: 6нчы сыйныф укучылары, класс җитәкчесе. Зал бәйрәмчә бизәлгән, китаплар күргәзмәсе куелган. П-о.-"Карлыгач” отрды, "Сабама-80 яшь” дип аталган җыенга рәхим итегез! 1. Сәламләү. ОСР: Бүгенге җыенны башлыйбыз,-ди һәм сул кулын өскә күтәрә төшеп, янында торган иптәшенең уң кулына йомшак кына сугып:-Сәлам!-ди, ул иптәше шул рәвешле сәламнәр җибәрә, сәламнәр түгәрәк буйлап килеп җиткәч: Барысы бергә: Барыбызга да сәлам! ОСР: Безнең исем! Барысы: Карлыгач! ОСР: Безнең девиз: Барысы: Безнең җыр! Балалар бергә отряд җырын башкаралар. ОСР: Отряд җыенга әзер! 2. Игътибарлылыкка уен. "Кайсы сүз артык?” уены. Сабама-80 яшь дип исемләнгән җыеныбызны башлыйбыз. Бу җыенда Саба турында өч төркем чыгыш ясаячак. Алар: "Тарихчылар”, "Географлар”, "Һөнәрчеләр”. Районыма 80 яшь тулды, Юбилеең белән, төбәгем. Синең белән бергә шат яшибез, "Сабам!” диеп тибә йөрәгем. Саба районы ТРның төньяк өлешенә урнашкан. Туган төбәгең турында уйлаганда, аның тарихи үткәненә һәм байлыгына сокланасың. Туган якның олпатлыгына,аның һичкайчан онытылмаячагына яши-яши ышанасың. Туган ягыбыз –халкыбыз дастанында болгар-татар шәһәрләре рәтендә "Урмандагы Саба” дип теркәлеп, борынгы, гыйбрәтле һәм изге Саба ягы бит ул. Юкка гына матур җырлар, мәдхияләр тумыйдыр туган як турында. Хәзер. әйдәгез,районыбыз тарихына "сәяхәт” кылыйк әле, дуслар. Тарихчылар. Саба ягы- бай тарихлы төбәк. Болгар дәүләте чорында ук даны еракларга киткән төбәк булган ул. Аның мең елдан артык зур тарихы бар. Моның шулай икәне дәлилләүче чыганаклар бик күп. XIV йөз ахырында- XV йөз башында иҗат ителгән татар халык дастаны "Идегәй”дә ул: Изге шәһре Болгарны, Астаналы Суварны, Капкасы биек Казанны, Чулмандагы Җүкә тау, Урмандагы Сабаны... дип искә алына. Байлар Сабасы авылыннан ун гына км ераклыкта урнашкан Эзмә авылы зиратында 1332нче елгы кабер ташы, соңгы елларда район биләмәсендә алып барылган археологик казыну-тикшеренү эшләре барышында табылган Өтернәс шәһәрлеге харәбәләре дә раслый моны. Байлар Сабасы 1917нче елга кадәр рәсми документларда (метрика дәфтәрләре, староста мөһерләре) "Мәмәт бушлыгы”, "Мәмәт тавы” исеме белән ататла. 1920нче елга кадәр Саба районы биләмәсе Мамадыш һәм Лаеш өязләренә, ә 1920нче елдан соң Мамадыш кантонына карый. Районыбыз үзәге булган Байлар Сабасы авылы 1924 елдан 1930нчы елга чаклы волость үзәге булып тора. 1930нчы елның 10нчы августында Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты карары нигезендә Саба районы мөстәкыйль район булып оеша. Илдар Яхин сүзләренә Илгиз Закиров иҗат иткән "Саумы, Саба-йорт!” җыры, исеменнән күренгәнчә, безне шушы тарихи үткәннәргә алып килә. ...Саба-йорт, Әй, олы Саба! Идегәйгә тиң Борынгы сала... Чал дастаннарда Син урын алдың,-дип туган ягының бай тарихи үткәне белән горурлана ул. Кон №. Бик зур рәхмәт, тарихчылар. Хәзер сүз географларга. Рәхим итегез. Саба районы республикабызның төньяк өлешенә урнашкан. Мәйданы 1098 км. Ул Балтач, Кукмара, Теләче, Арча, Балык Бистәсе районнары белән чикләшә. Безнең якның табигате бик матур. Бу якларда калын урманнар бар. Кайчандыр аларда төрле җанварлар, хәтта арысланнар һәм мамонтлар яшәгәннәр. Олы һәм Кече Мишәләрнең ике ярыннан да сөзәк-сөзәк үрләргә терәлгән болыннар бар. Туган ягыбызда күлләр-коелар да бар. Зур түгел алар, әмма тирән. Районыбыз биләмәсеннән Казкаш, Кече Мишә, Саба суы кушылдыклары белән Олы Мишә елгасы ага. Безнең якта чишмәләр күп. Аларның мул сулылары да, кыяр-кыймас челтерәүчеләре дә ишле. Бүгенге көндә районыбызда 250 дән артык чишмә исәпләнә. Ә сазлыклар турында төрле риваятьләр йөри. Саба ягы табигатенең гүзәллеге: аның диңгездәй арыш кырлары, челтер-челтер аккан чишмәләре, хәтфәдәй яшел болыннары, урманнары-күп җырларда мактала.Мисал өчен "Челтер-челтер Саба чишмәләре”(Р.Низамиев, Р.Имамиева), "Сабам минем-туган җирем”(А.Кадыйров), "Сабам минем-гүзәл ягым”(Р.Вәлиева, О.Усманов) җырларын атарга була. П-о. Резеда Вәлиева сүзләренә Оскар Усманов язган "Сабам минем-гүзәл ягым” җыры чын-чынлап та районыбызның гимнына әйләнде. Үзе безнең якныкы булмаса да районыбыз турында нинди матур җыр язган ул. Бу җырны барыбыз да яратып, эчтән генә көйләп йөрибез, радио-телевидениедә ишетелсә, кушылып җырламыйча түзә алмыйбыз. Кон №. П-о. Байлар Сабасы... Бу борынгы авыл исемендә тышкы мәгънәдән бигрәк яшерен, эчке мәгънә күңелне җәлеп итә. Әйе, безнең яклар урман-суга,басу-кырларга бай, әмма иң олы, бәһасез байлык-туган төбәгебездә яшәүче моңлы җанлы, көр күңелле тырыш кешеләр, сәләтле, уңган-булган кешеләр! Оста һөнәрчеләр алар-Саба ягы кешеләре. Күп кенә авылларыбызда яшәүчеләр нигездә бер төп һөнәр иясе булулары белән элек-электән танылганнар. Балта осталары, тегүчеләр, итек басучылар, савыт-саба ясаучылар, көмешчеләр, палас тукучылар, кап сугучылар, тимерчеләр, такта яручылар, кирпеч сугучылар, каптырма бөгүчеләр, умартачылар. Элекке заманнарда бакыр заводы, туку фабрикасы, күн заводлары гөрләп эшләгән безнең Саба якларында. Данлыклы умартачылар да булган якташларыбыз. Шулай да аларның төп һөнәре иген игү булган, җир кадерен белгән алар. Һөнәрле үргә йөзәр,диләр. Нәкъ менә кулларыннан эш килгәнгә, кәсеп иткәнгә безнең якта хәллерәк кешеләр яшәгән. Саба авылына тора-бара "Байлар” сыйфаты кушылуы да шуңа күрәдер. Бүген дә кызыклы язмышлы, бай тәҗрибәле,үз хезмәтенең тәмен белгән чын һөнәр ияләре яши безнең районда. Сабаның батыр көрәшчеләре, булган егетләре, хезмәт сөючән тырыш халкы күп җырларда искә алына. Ә райондашыбыз Тәслимә Низами Саба ягының элек-электән тирә-якта дан тоткан зәркән осталары-көмешчеләре белән горурланып: Көмешчеләр белән данлы Безнең Байлар Сабасы,-дип җырлый үзе иҗат иткән җырында. Кон№ П-о. Укучылар,бүгенге җыенда без нәрсәләр белдек соң? Алдыбызга тагын нинди максатлар куярга кирәк икән? (Укучылардан җаваплар алына). Максатлар: Саба төбәге турында күбрәк укырга; папкалар тупларга; газета-журналлардан материаллар җыярга; күренекле шәхесләрне барларга.(4.02.2010-Миннеханов Рөстәм Нургали улы ТР президенты итеп билгеләнде. 25.03.2010- президент анты кабул итәчәк.) Саубуллашу. Балалар түгәрәккә басалар һәм хор белән әйтәләр: "Очкын җибәрик түгәрәк буйлап, тагын безне шулай җыяр дип уйлап!” Җитәкләшеп, кулларын чиратлап күтәрә барып, һәркем күтәреп бетергәч,ОСР әйтә: -Очкын килеп җитте!”-ди. " Безнең йөрәкләрдә кабынган очкын сүнмәсен, алдагы эшләребезгә дәрт биреп торсын!” Пед-орг. Бүгенге сборда актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Алга таба да тырышукучылар булыгыз. "Кояшлы ил” җыры башкарыла.
Поиск

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz