Пятница, 29.03.2024, 18:09
Приветствую Вас Гость | RSS

Мичанская СОШ

Меню сайта
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 139
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

О школе

Тарихка куз салсак...
 
1924 ел. Иске Мичәндә  мәктәп ачыла. Ул зур бер бүлмә була. Шунда 4 класс бергә укыган. парталар булмаганлыктан, укучылар
                    язу, хисап дәресләрендә идәнгә сузылып ятып язганнар. Гарәп хәрефләре белән укырга, язарга өйрәнгәннәр.
 
1929 ел.   1929 нчы елның гыйнварында латин хәрефләрен өйрәнә башлыйлар. Латин графикасына Рәфкатъ Яхин өйрәтә. Тырыш,
                   фәннәрне үзләштереп барган балалар алдагы класска күчерелә, ә белмәүчеләре кала бирәләр.
 
1935 ел.  Бу елда тау астына агачтан ике катлы бина төзелә. Аскы катында ясле, өстә ике бүлмәле мәктәп булган. Шунда ике
                   укытучы : Гыйззатова Сәгыйдә апа, Әдһәмов Хәрби абыйлар укыта.
 
1939 ел.  1939 нчы елны Әдһәмов Хәрби абыйны фин сугышына алалар. Гыйззәтова Сәгыйдә апа декрет ялына чыга. Шунда Шекше 
                   авылыннан 7 класс белемле бер егет үзе генә укыта башлый. 1947 - 1948 уку елларында дүрт класска - 84 бала укый.
 
1948 - 57 ел. Бу елларда белемне Хәмидуллина, Шәйхуллина Гөлмәдинә, Ногманов Әхмәт, Әүхәдиева Гөлчирә, Һидиятова Равия,
                         Абдуллина  Ризәләләр бирә.
 
1957 ел.   Шәйхуллина Сәгадәт, Закиров Сабир абыйлар укыта башлый. Аннан соң рус теле укытучысы итеп Хаҗиева Марзия апа
                        билгеләнә.
 
1962 ел.     Мәктәпне сүтеп тау башына күчерп эшлиләр. Аскы бүрәнәләрен алмаштыралар. Мәктәп бер катлы, өч бүлмәле була. Бу бина
                     башта интернат, аннан балалар бакчасы итеп үзгәртелә.
 
                                                                           Мичән сигезьеллык мәктәбе.
                                           
 
1971- 1972 елларда Яңа Мичән һәм Иске Мичән авыллары арасына кирпечтән типовой мәктәп төзелә башлый. Шәмәрдән төзү- монтаж идарәсе һәм Тукай исемендәге колхоз төзү эшләрен үз өстенә алалар. Ул елларда колхоз председателе Борханов Рәхим ага, партоешма секретаре Низамов Илдар, авыл советы рәисе Гыйззатова Асыя апа, колхозның баш бухгалтеры Салихова Диләфрүз апалар. Төзү- челәр: Насыйбуллин Газимулла, Сәләхов Фидаил һәм башка эшчеләр тырыш хезмәт куйган. 1974 елның сентябрь аена җитешеп бетмәсә дә, шул елның 4 нче декабре күпләрнең хәтерендә калгандыр. Көн шундый салкын, шулай булсада укучы балаларның күңелләре күтәренке. 4 декабрь ул – Мичән сигез еллык мәктәбе ачылган көн. Анда түбәндәге иптәшләр катнашкан: төзүчеләр, район җитәкчеләре, редакциядән балалар язучысы, тумышы белән Керәнне авылыннан булган Газиз ага Нәбиуллин, " Тукай” ис. Колхоз җитәкчесе Р. Борханов, капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Г. Газизов, Казандагы 1механикалаштырган күчмә колоннаның Саба участогы прорабы Г. Гаянов, төзү- монтаж идарәсенең начальнигы Н. Саттаров һ. б. Мәктәпкә керү юлында кызыл тасма. Аны кисү өчен 1кл уку- чысы Халиуллина Вәсиләгә тапшырылды. Тантанадан соң класс бүлмәләрен карап йөргәндә Газиз ага Нәбиуллин болай ди: "Бүлмәләре элеккедән иркен. Үзәктән җылытыла. Һәркайсында 7шәр лампочка. Мастерской, китапханә, буфет та әйбәт кенә. Укучыларга тырышып укырга да, укырга гына. 8 нче сыйныфны тәмамлаучылар шактый кыен хәлдә калалар икән, киләчәктә Мичәндә урта мәктәп ачылса яхшы булыр иде.” Шушы елларда Рим Абдуллаҗан улы Гатауллин Мичән сигезьеллык мәктәбенә җитәкчелек итә. Яңа Мәктәпкә нигез салып аны файдалануга тапшыруы, районда үрнәк итеп җиһазлануы, ташлы аландагы мәктәп тирәсенең чын мәгънәсендә яшеллеккә күмелә - аның хезмәт җимеше. Рим Абдуллович районда иң тәҗрибәле мәктәп директоры буларак кына түгел, үз хезмәтен төгәл һәм таләпчәнлек, мөккибәнлек белән башкаруы аша да ихтирам яулаган мәгариф эше ветераны. Ул чирек гасыр мәктәп белән җитәкчелек иткән. Ул эшләгән чорда мәктәп тирәсе яшеллеккә күмелде. Бакча түрендә гөрләп алмагачлары, җиләк, карлыган куаклары калкып чыкты һәм һәркемне сокландырырлык булды. 1976 елны Керәнне, Бакшанды авылы балалары да Мичән мәк- тәбендә укый башлый. 1986 елдан мәктәп – урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1999 елның 4 декабре көнне мәктәп үзенең 25 еллык юбилеен бәйрәм итте. Кунаклар күп кайткан иде, кичә күңелле үтте. Салынса да күптән нигезең, Һаман матур әле син үзең. Һәр туар көн минем күңелем, Тартыладыр сиңа мәктәбем.

 
Поиск

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz